Бишкәҗә
Бишкәҗә | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Башкортстан |
Район | Чишмә районы |
Координатлар | 54°46'47"N, 55°15'58"E |
Беренче телгә алу | 1761 |
Халык саны | 285 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселман-сөнниләр |
Сәгать кушагы | UTC+5, җәен UTC +6 |
Почта индексы | 452157 |
Бишкәҗә — Башкортстанның Чишмә районындагы татар авылы. Дмитриевка авыл советына карый.
2010 елына 285 кеше яшәгән.[1]
Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл Уртакүл елгасының уң ярында урнашкан. Авылны чама белән 1761 елны Ука елгасы буеннан килгән татарлар нигезли. Соңыннан авыл урынын 5 км га күчерегә туры килгән. Алар янына хәзер Уфа районына керә торган Комлыкүл һәм Камышлы дигән татар авыллары кешеләре кушыла.
1773-75 елларда Пугачев сугышында авылдан 38 кеше катнаша. Бөек Ватан сугышында тагын 116 кеше катнаша, 43 кире әйләнеп кайта.[2]
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1795 елда Бишкәзәдә 94 кеше яши,
- 1870 – 714,
- 1917 – 133 хуҗалыкта 792 кеше, ш.и. 717 типтәр, 74 мишәр, 1 рус[3]
- 1989 – 355,
- 1997 – 383,
- 1999 – 393
2010[4] |
---|
285 |
Рәсми рәвештә Бишкәҗәдә 85% татарлар, ләкин бу мәгълүмат тулы түгел.
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда 1900 елдан мәдрәсә эшли. 1911 елда 4 еллык рус мәктәбе эшли. Укытучылары – Гәрәй Кыдрачев, Фәхри Гайнетдинов (Рәсүлия мәдрәсәсеннән). 1935 елда халыктан җыелган акчага башлангыч мәктәп өчен бина сатып алына.[2]
Хәзер төп урта мәктәп эшли. Шулай ук китапханә, клуб эшли.
Авылның атаклы кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фәнгали Ганиев – полковник, техник фәннәр докторы
- Мисбах Гайнетдинов — икътисад фәннәре докторы
Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- район үзәгенә кадәр (Чишмә): 30 км
- авыл советы үзәгенә (Дмитриевка): 5 км
- тимер юл станциясенә (Чишмә): 30 км
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокбашстат
не указан текст - ↑ 2,0 2,1 Завтрашний день села мы пишем сегодня(үле сылтама) (рус.)
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
- ↑ https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Совет муниципальных образований Республики Башкортостан (рус.)
- Завтрашний день села мы пишем сегодня(үле сылтама) (рус.)