Чишмә районы
Чишмә районы | |
баш. Шишмә районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Чишмә эшчеләр бистәсе |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 52 344 (2010)[1] |
Нәрсә белән чиктәш | Благовар районы |
Мәйдан | 1823,77 км²[2] |
Почта индексы | 4521ХХ |
Рәсми веб-сайт | chishmyrb.ru |
Җирле телефон коды | 34797 |
Чишмә районы Викиҗыентыкта |
һәм
Чишмә районы (рус. Чишминский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Чишмә бистәсе.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән Кара-Якуп һәм Сафар волостьлары урынында барлыкка килә.
Район 104 торак урынын берләштерә, алар 14 авыл советына һәм 1 бистә советына буйсына.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чишмә муниципаль районы Башкортстанның үзәк өлешендә урнашкан. Уфа, Кырмыскалы, Дәүләкән, Болгавар һәм Кушнаренко районнары белән чиктәш. Мәйданы 1824 км2 тәшкил итә.
Төньяктан көньякка кадәр озынлыгы – 58,5 км, көнбатыштан көнчыгышка – 61,5 км.
Район урман-дала зонасына карый, елгаларга бик бай. Дим, Өйдерәк, Өршәк, Калмаш, Карамалы, Узы сулары ага. 250ләп күл бар, чишмәләр бихисап.
Районда нефть һәм газ ятмалары бар.
Кайбер табигый урыннар дәүләт тарафыннан саклана. Шиңгәк-Күл дала дендропаркы, Шиңгәккүл, Акманай күлләре, Йоматау тәҗрибә урманнары. Районда “Алкино” үпкә авыруы санаторие, балалар өчен җәйлекләр, дачалар бар.
Район тарихи урыннарга да бай. 14 гасырга карый торган Хөсәен-бәк кәшәнәсе (мавзолее), Кара-Якуп археологик шәһәрчеге. Түрә-хан сарае хәрабәләре.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Районда 52,7 мең кеше яши (2010). Иң эре торак урыннары: Чишмә бистәсе (22,3 мең кеше яши), 2нче Алкино (4,05 мең), Шиңгәккүл (3,05 мең), Сафар (1,03 мең), Калмаш (0,72 мең). Рәсми рәвештә район халкының 52,9% — татарлар, 20,7% — руслар, 18,9% — башкортлар. Аерым авылларда мукшылар, украиннар, чуашлар яши.
1959 елда районда 52 мең кеше яши. Милли яктан 54,8 % татарлар, 20,2 % руслар, 10% башкортлар, 10% украиннар, 4,5% мукшылар, 0,8% белоруслар.[3]
1939[4][5] | 1959[6][5] | 1970[7][5] | 1979[8][5] | 1989[9][5] | 2002[10][5] | 2008[11] | 2009[12] | 2010[1] | 2012[13] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
64 973 | ↘52 185 | ↗53 562 | ↘47 819 | ↘45 437 | ↗52 663 | ↗52 834 | ↗52 902 | ↘52 344 | ↘52 202 |
2013[14] | 2014[15] | 2015[16] | 2016[17] | 2017[18] | 1 гый 2018[19] | 1 гый 2019[20] | 2021[21] | ||
↗52 538 | ↗52 834 | ↗53 071 | ↘52 733 | ↘52 607 | ↗54 179 | ↘52 325 | ↘51 295 |
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район җирендә туган танылган кешеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сәйфи Кудаш,
- Рәхим Саттаров,
- Абдулла Гыйззәтуллин,
- Газиз Зыятдинов,
- Мостай Кәрим,
- Муса Гали,
- Зәйтүнә Бикбулатова,
- Фәридә Кудашева,
- Зиннәт Моратов,
- Әхәт Уразмәтов (ba)
- Гомәр Әбделмәнов,
- Раил Кузеев
- Динис Исламов
- Габдулла Байбурин
- Сәгыйть Улямаев
- Сәет Исмәгыйлев
- Айрат Гаскәров
- Илгиз Кәримов
- Алия Карачурина
- Раил Әсәдуллин (1953), БДПУ ректоры (2005—2018).
- Филарит Терегулов (1945), педагогия фәннәре докторы (1993), профессор (1994). БР атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1997).
- Рамил Миндияр (Рамил Миндияр улы Багданов), җырчы, драма актеры, композитор, автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чишмә районы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә махсуслаша. Авыл хуҗалыгының иң уңышлы тармаклары: ашлык һәм чөгендер үстерү, эре мөгезле терлекләрне ит һәм сөт өчен үстерү, дуңгызчылык.
Сәнәгать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Районда барлыгы 10 зур һәм уртача сәнәгать предприятиесе эшли.
Чишмә шикәр заводы – Чишмә бистәсенең “шәһәркоручы” ширкәте. 2009 елда завод 41 мең тонна шикәр җитештерде. Шул ук елда Чишмә «монопрофильле» кала статусына ия булды. Завод өчен Башкортстанның ун районы чимал әзерли.
2010 ел башында Чишмә шикәр заводында 481 кеше эшли. Аңардан кала эшчеләр саны буенча баралар: ААҖ “Чишмә” (үсемлек мае, 333 кеше); ҖЧҖ Чишмә тимер-бетон заводы (199).
Авыл хуҗалыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл хуҗалыгы – районның төп икътисади тармагы. Авыл хуҗалыгы белән 17 ҖЧҖ (Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), 1 авыл хуҗҗалыгы җитештерү кооперативы, 168 игенче (фермер) хуҗалыгы, МУП Чишмә җимеш питомнигы, ҖЧҖ “Юбилей” нәселле кош фабрикасы, ЯАҖ “Чишмә Дуңгыз комплексы” һәм ЯАҖ агрофирма “Өйдерәк”. 14% чәчүлекләр фермерлар кулында.
Район хуҗалыкларында 22,5 мең баш эре мөгезле терлек, 7,3 танау дуңгыз асрала. Елына 38 мең тонна сөт җитештерелә (2010 ел).
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чишмә районында Куйбышев тимер юлының ике йөреше тоташа. Чишмә бистәсе — әһәмиятле тимер юл станциясе. Районны Самар – Уфа – Чиләбе автомагистрале кисеп чыга.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010/11 уку елында районда 35 мәктәп булган, шул исәптән 5е – бистәдә, 30ы – авылларда. Укучылар саны: 5208, шул исәптән 2569 – авылларда, 2639 – бистәдә.
2010/11 уку елында берьюлы 3 мәктәп ябылырга тиеш: Абрай, Узытамак башлангыч мәктәпләре, Салих төп мәктәбе. Кыскартулар дәүләт казнасына 5,5 млн сум табыш китерергә тиеш.
Чишмә бистәсендә югары белем бирә «Шәрык иктисади-юридик гуманитар академия» вәкиллеге; урта һөнәри белемне – шәхси кулларда булган «Гуманитар көллият», Башкорт икътисади-юридик техникумның Чишмә филиалы; башлангыч һөнәри белемне — №48 уку йортында алып була.
Матбугат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Район газетасы өч телдә чыгарыла: “Чишмә” (татарча), “Родник плюс”(үле сылтама) (русча), “Дим буйы” (башк.[22]).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Комплексная инвестиционная Программа социально-экономического развития муниципального района Чишминский район Республики Башкортостан на 2011-2015 годы 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Рәсми сайт 2012 елның 8 июль көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ Население: сайт Чишминской ЦБС(үле сылтама)
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Гәҗит сайты, archived from the original on 2017-04-05, retrieved 2014-08-24