Раил Кузеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раил Кузеев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Раил Кузеев
Туган телдә исем Раил Гомәр улы Кузеев
Туган 10 гыйнвар 1929(1929-01-10)
Чишмә районы, Әмин авылы
Үлгән 2 август 2005(2005-08-02) (76 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы Русия байрагы
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы-этнограф
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт кызыл байрагы орденыХалыклар дуслыгы ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Раил Кузеев – этнология һәм этнография белгече, академик.

Раил Гомәр улы Кузеев Чишмә районының Әмин исемле татар-мишәр авылында дөньяга килә. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтында тарихчы белгечлегенең беренче чыгарылыш студенты.

Үзенең гомерен этнослар этногенезы һәм эволюциясе мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлап, Р.Кузеев Урта Идел буенда һәм Көньяк Уралда фин-угыр, төрки һәм көнчыгыш славян халыкларының үзара бәйләнеше тарихына мөрәҗәгать итте. «Идел буе һәм Көньяк Урал халыклары: тарихка этногенетик караш», «Урта Идел һәм Урал буе халыклары» кебек зур хезмәтләре аның фәнни эзләнүләренең һәм тикшеренүләренең нәтиҗәсе булды. Раил Кузеев тарафыннан утыздан артык фән кандидаты һәм докторы әзерләнде.

Күренекле галим Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге каршында Этнология һәм этнография музеен ачуда башлап йөрде һәм озак еллар бу музейның җитәкчесе вазифаларын башкарды. 1991 елдан Русия фәннәр академиясендә әгъза–корреспондент.

Уфадагы киң билгеле Археология һәм этнография музее күренекле татар галиме Раил Кузеев исемен йөртә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]