Ишембай районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ишембай районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ишембай районы
Flag of Ishimbaysky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Ishimbai rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Ишембай
Халык саны 22 670 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Сәгать кушагы UTC+05:00
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 4,106.06 дүрткел киламитер
ДДӨБ 845 митер Edit this on Wikidata
Координатлар 53.477°N 56.512°E, 53.45°N 56.03°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 4532ХХ Edit this on Wikidata
Телефон коды +7 34794 Edit this on Wikidata


Ишембай районы (рус. Ишимбайский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Ишембай шәһәре.

Ишембай районы Агыйдел елгасының урта агымында уң яклап урнашкан. Мәйданы – 4006 км², халкы – 26 мең кеше. Төньякта – Гафури районы, көнчыгышта – Белорет һәм Бөрҗән районнары, көньякта – Мәләвез, көнбатышта – Стәрлетамак районнары белән чикләшә.

Этнодемографик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишембай районы 1930 елның 20 августында барлыкка килгән. Ул заманда район үзәге Петровское авылында була, ул Макар районы дигән исем йөртә. 1937 елны Ишембай районы итеп үзгәртелә. Административ үзәге Ишембай эшчеләр бистәсенә күчерелә. Хәзерге Ишембай шәһәре Уфадан 160 км еракта көньяк тарафка таба урнашкан. Мәйданы – 103,4 км², халкы – 68 меңнән артык.

Ишембай районы муниципаль районы Ишембай шәһәрен һәм 85 авылны үз эченә алган 13 авыл биләмәләреннән тора.

2002 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча районда (Ишембай белән бергә санаганда), урыслар – 42,3%, башкортлар – 40%, татарлар – 12,5%, чуашлар – 2%, украиннар – 0,9% тәшкил итә, районда шулай ук 50-дән артын башка милләт вәкилләре яши. Районда татар авыллары шактый: Түбән авыл яки Әрмет , Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), Әрметрәхим, Янурыс, Кыявык, Көзән һ.б. Татар авылларында татар теленең тепекәй сөйләше урын алган.

Географик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район территориясенең көнчыгыш өлеше Көньяк Уралның алгы көнбатыш сыртларында урнашкан. Районның көнбатыш өлешен Агыйдел елгасы чикли һәм ул Агыйдел буе убалы тигезлегендә ята. Биредә 500-600 метр биеклегендәге Шәкетау, Торатау таулары тезелеп киткән.

Районның иң биек ноктасы Алатау сыртында – абсолют биеклеге 845 метр.

Районның көнбатыш чигеннән Агыйдел, көнчыгыш өлөшөнән Җигән елгалары ага. Аларга Сикәзе, Рәүзәк, Сәләүек, Тор, Үрек елгалары кушыла.

Ишембай районы тау-тайга зонасына карый. Территориянең 67% агачлы үсемлекләр белән капланган. Алар арасында каен, юкә, имән, усак ешрак очрый. Районның территориясе Кызыл китапка кертелгән шифалы үләннәргә бай, аларның монда 200-дән артык төре билгеле.

Тереклек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хайваннар дөньясы күп төрле. Урманнарда поши, бүре, соры аю, селәүсен, кабан, төлке, ак куян, тиен, бурсык, урман сусары һәм башкалар яши. Район өчен таш гасыр заманыннан бирле калган кошлар да, йөзүче кошлар да сирәк күренеш түгел. Русиянең Кызыл Китабына кертелгән кара торна кебек сирәк төр торып калган һәм дәүләт тарафыннан саклана. Кама, кондыз, америка чәшкесе һәм башка йомшак тиреле җәнлекләр дә еш очрый.

Районның ихтиофаунасы да бик кызыклы һәм күп төрле. Чишмәләрдә елга багрысы яши, ә бәрде соңгы елларда Агыйдел елгасында да күренә. Тау елгаларының күбесендә кызылбалык йөри. Барлыгы район территориясендә 60 төр имезүчеләр һәм 190-нан артык кошлар төре (шуларның 55 төре - сунар кошлары) яшәй.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2]1959[3]1970[4]1979[5]1989[6]2002[7]2010[8]2017[9]1 гый 2018[10]
37 66239 38543 69033 42925 49925 61025 04222 67022 197

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]