Ногман Мусин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ногман Мусин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ногман Мусин
Ноғман Мусин
Н.Мусин.jpg
Туган телдә исем Ногман Сөләйман улы Мусин
Туган 17 июль 1931(1931-07-17) (87 яшь)
Колгына, Макар районы, БАССР
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБРФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе (1991);
Салават Юлаев ордены

Ногман Мусин (Ногман Сөләйман улы Мусин, баш. Ногман Сөләймән улы Мусин) – язучы, журналист. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1991), Башкортстанның халык язучысы (2001).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 17 июлендә БАССР Макар районы (1930 елга кадәр Петровский районы, 1937 елдан Ишембай районы) Колгына авылында туган.

Туган авылында җидееллык мәктәпне, Макар урта мәктәбен (1947), Стәрлетамак укытучылар институтын, Уфада дәүләт университетының кичке бүлеген тәмамлый.

Унынычы классны тәмамлагач, үзе укыган мәктәптә 2 ел укыта. Стәрлетамакта институт тәмамлагач, Макар районы мәгариф бүлегендә эшли.

1951-1953 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.

Армиядән кайткач, «Совет Башкортстаны» газетасында әдәби хезмәткәр була. 4 ел Колгына мәктәбендә укыта.

1958 елда Уфага килә. Башта «Агыйдел» журналында бүлек мөдире-җаваплы сәркатип, 1962 елдан «Совет Башкортстаны» газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфасында була. Университетны тәмамлагач, телевидениедә, Уфа китап нәшриятында мөхәррир булып хезмәт итә.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче иҗади адымнарны Стәрлетамакта укыган чагында ясый. “Моңа, әлбәттә, шагыйрь Хәким Гыйләҗевның институтка әдәбият укытырга килүе, уку йортында «Ашкадар» исемле кулъязма журнал чыгуы сәбәпче булды”,- дип саный Н. Мусин үзе.[2]

Армиядә чагында язган беренче шигырьләре республика газеталарында һәм «Әдәби Башкортстан» журналында басыла. Шул елларда проза жанрында да үзен сынап карый. Солдат тормышына багышланган «Минем дус» дигән хикәясе «Әдәби Башкортстан» журналында (1954, № 2) басылып чыга.[3]

Беренче күләмле әсәре – «Зөһрә» повесте (1956). Аның каһарманныры – авыл мөгаллимнәре. Аннан бер-бер артлы «Горурлык» (1962), «Күкчә урманында», «Авылым юлы» (1963), «Кеше елмая» (1965), «Җир бизәге» (1967), «Чәчкәләр керфеген ача», «Без-авылдаш малайлар» (1968) китаплары нәшер ителә.

1968 елда күмәк хуҗалык тормышына багышланган «Өзәрем юл кешеләре» исемле беренче романын яза. «Сайлап алган язмыш» (1974, яңа варианты 1983), «Зәңгәртауда – ак болан» (1980), «Язгы ташкыннар алдыннан» (икенче исеме «Яралы кеше тавышы») (1985), «Таң белән чык юлларга» (1988) романнары, «Мәңгелек урман» (1976-1978) роман-дилогиясе белән проза остасы булып танылды. Аның әсәрләренең каһарманнары – замандашлары. Төп темасы – урман, аны саклау.[4]

«Монда батыр сөякләре ята» романында тархан Алдар Исәнгилдин турында яза.

Казанда 1997 елда «Мәңгелек урман» китабы нәшер ителде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгзасы (1963)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

С. Поварисов. Туган авыл юлы

БР мәдәният тормышы сайты

БР әдәби картасы сайты

В.Романов. Ногман Мусинга 80 яшь.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]