Халыклар дуслыгы ордены (Башкортстан)
«Халыклар дуслыгы» ордены | |
---|---|
Ил | |
Төр | орден |
Кем бирә | Башкортстан Президенты 2015 елдан – Башкортстан Башлыгы |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 22 февраль 2000 ел (Александр Филипенко) |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены |
Кечерәк бүләк | Салават Юлаев ордены |
«Халыклар дуслыгы» ордены (баш. «Халыҡтар дуҫлығы» ордены) ― Башкортстанның дәүләт бүләге. 1998 елда булдырылган. Республиканың дәүләт бүләкләре арасында икенче дәрәҗәле урында, югарырак бүләк – «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, кечерәк бүләк – «Салават Юлаев ордены».
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1998 елда Башкортстан Президенты Указы нигезендә булдырылган[1].
Орденның беренче кавалеры (2000)[2] ― Александр Василий улы Филипенко (ru), 1996―2010 елларда Хант-Манси — Югра автономияле округы губернаторы[1][2].
Статус
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнүгә нәмзәт тәкъдим ителә ала:
- халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен;
- хезмәттә күрсәткән аерым зур уңышлары өчен;
- Башкортстанның икътисадын үстерүдәге югары казанышлары өчен;
- Башкортстанның дәүләт төзелешендә күрсәткән хезмәтләре өчен;
- фәнне үстерүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен.
Орден белән Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган шәхесләр бүләкләнә ала.
Орден белән Башкортстан Республикасы Башлыгы бүләкли. Бүләкләү турында тиешле указ чыгарыла.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Закон Республики Башкортостан «О государственных наградах и почётных званиях Республики Башкортостан» (в ред. Законов РБ от 07.11.2006 № 371-з, от 03.07.2007 № 448-з, от 24.06.2008 № 20-з)
- Постановление Государственного Собрания Республики Башкортостан от 1 июня 1998 года № ГС-401 «Об утверждении статута ордена Дружбы народов»(үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Главным государственным наградам Республики Башкортостан исполнилось 10 лет, archived from the original on 2014-10-18, retrieved 2021-06-15
- ↑ 2,0 2,1 Указ Президента Республики Башкортостан от 22 февраля 2000 года № УП-142 «О награждении орденом „Дружбы народов“ губернатора Ханты-Мансийского автономного округа А. В. Филипенко». әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2010-03-16 тикшерелгән.