Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханә latin yazuında])
Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханә

Адрес Уфа, Ленин урамы, 4.
Җитәкче Муратова Айгөл Динислам кызы
Китап саны 3,3 млн
Төр җөмһүрият китапханәсе
Нигезләнү 1836
Хәләте гамәлдә
Телефон (347) 287-13-01

Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсе (баш. Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапхана)— Башкортстан Республикасының төп китапханәсе, Уфа шәһәре Киров районының Ленин урамында урнашкан.

Җөмһүрият милли китапханәсенең тарихы 1836 елда Уфада Ырынбур губернасы асылзатлары җыелышы каршында ачылган башлангыч җәмәгать китапханәсеннән башлана. 1921 елның 9 июнендә фондында 17 мең 600гә якын китап булган БАССР Үзәк фәнни китапханәсе ачыла, 1925 елдан ул БАССРның Дәүләт фәнни китапханәсе дип атала башлый. 1933 елда аңа Үзәк мөселман китапханәсе, ә 1936 елда М. Горький исемендәге үзәк китапханә кушыла һәм ул «БАССР җөмһүрият китапханәсе» дип атала башлый.

1960 елдан китапханәгә Надежда Крупская исеме бирелә.

1980 елда Җөмһүрият балалар китапханәсе белән Җөмһүрият үсмерләр китапханәсе филиал буларак аңа кушыла.

1992 елдан китап йорты Башкортстан Республикасының милли китапханәсе итеп үзгәртелә һәм аңа Әхмәтзәки Вәлиди исеме бирелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]