Миякә районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миякә районы latin yazuında])
Миякә районы
Flag of Miyakinskiy rayon (Bashkortostan).gif
Байрак
Coat of Arms of Miyakinskiy rayon (Bashkortostan).png
Герб
Башкала Кыргыз-Миякә
Халык исәбе 28 224 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 август 1930[1] һәм 13 гыйнвар 1965
Вакыт зонасы UTC+05:00
География
АТБ Башкортстан
Мәйдан 2,051.28 км²
Координатлар 53.63°N 54.78°E Edit this on Wikidata
Почта индексы 4520ХХ Edit this on Wikidata
Телефон коды 34788 Edit this on Wikidata


Башкортстанның Миякә районыБашкортстан составындагы муниципаль район. Административ үзәге — Кыргыз-Миякә авылы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.

Районда башкортлар (2010 елда 43%), татарлар (2010 елда 39,6%) күпләп яши[2].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[3][4]1959[5][4]1970[6][4]1979[7][4]1989[8][4]2002[9][4]2010[10]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
51 76438 37440 14034 17230 27431 78928 22425 21224 660

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009-10 уку елында районда 33 урта белем бирүче уку йорты эшләде. Шуларның 24 — урта мәктәпләр, 4 — төп мәктәп, 1 гимназия (Илчеголда, башкортныкы), 2 бакча-башлангыч мәктәп. Җәмгысе 3482 бала укып йөргән. Шуларның 1932 — татар милләтенннән (55,48%), 929 — башкорт милләтеннән (26,68%); 363 — чуаш милләтеннән (10,43%), 223 — рус милләтеннән (6,4%). Башкалар — 35 (1%)

8 мәктәптә 557 бала башкортча укыган. 9 мәктәптә 330 бала татарча укыган — бу барлык татар баласынынң 15% гына. 18 мәктәптә 1297 бала татар телен предмет буларак өйрәнгән (67,1%). 314 чуаш баласы чуашчаны өйрәнгән (86,5%). 9 мәктәптә (сүз әлбәттә татар мәктәпләре турында бара) балалар «ике туган телне» (укы — татар теленә өстәп башкорт телен) өйрәнергә мәҗбүр.[13]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әйтик, Миякә район гәҗитенең гомум тиражы 2008 елда — 5438 данә, 2009 елда — 5393, 2010 елда 5433 данә булса, әлеге вакытта ул 5362 данә таратыла. Ягъни биш кешегә бер район гәҗите туры килә.

Гәҗит рус, татар һәм башкорт телләрендә чыга. Русчасы — «Октябрь» — 2887, татарчасы — «Безнең дәвер» — 1640, башкортчасы — «Акмулла төяге» 1000 данә таратыла.[14]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. Дөнья татарлары корылтае ничек үтәр?
  3. СССР җанисәбе (1939)
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  12. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  13. http://miakioo.narod.ru/groopspes/norpravdoc/PO2010.doc
  14. Басма эшчәнлеген тираж билгели(үле сылтама)