Эчтәлеккә күчү

Азат Магазов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Магазов latin yazuında])
Азат Магазов
Азат Магазов

Азат Магазов
Тугач бирелгән исеме: Азат Шәехҗан улы Магазов
Туу датасы: 17 декабрь 1926(1926-12-17)
Туу урыны: Миякә районы, Баязит авылы
Үлем датасы: 13 декабрь 2015(2015-12-13) (88 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия Россия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1975-2015
Юнәлеш: проза
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле, рус теле, башкорт теле
Дебют: «Шоңкар юлы» (1975)
Премияләр: Мифтахетдин Акмулла премиясе (1997)
Бүләкләр: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Азат Магазов (Азат Шәехҗан улы Магазов) – Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы, полковник (1973). БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).

1926 елның 17 декабрендә БАССР Бәләбәй кантуны (хәзерге Миякә районы) Баязит авылында туган. Җилдәр урта мәктәбен (1943), Харьков хәрби авиация училищесын (1951), Харьков педагогия институтын (1953) тәмамлый. 1943-1972 елларда Совет Армиясендә.

Орск шәһәрендә авиация белгечләре әзерли торган хәрби мәктәптә укый. Аннары 947 нче Севастополь штурм-авиация полкы составында данлыклы «Ил-2» самолётларын хәрби заданиеләргә әзерли, һөҗүмче авиаполк составында Балтика буенда яу кырында сугышта катнаша. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән.

Сугыш беткәч, хәрби авиация училищесына озаталар. Анда ул авиация штурманы һөнәрен үзләштерә. Утыз елга якын хәрби хезмәттә була. 1951 елдан Харьковта хәрби авиация штурманнары укуханәсендә эшли: курсантларның штурман-инструкторы, хәрби-һава көчләренең сәяси бүлегендә инструктор була. Совет Армиясенең Алманиядәге төркемендә (1965-1972) хезмәтен дәвам итә. 1972 елда хәрби хезмәтен туктата. Уфада тынычлыкны яклау комитеты рәисе (1981 елдан) була.[1] БР ветераннары комитеты президиумы әгъзасы.[2]

Отставкадагы авиация полковнигы, билгеле язучы, Бөек Ватан сугышында катнашучы Азат Магазов 2015 елның 13 декабрендә 89 нчы яшендә каты авырудан соң вафат булды[3][4].

«И в небе много дорог» китабы. Мәскәү, 1979(рус.).
«Взлёт» китабы. Мәскәү, 1981(рус.).

Сугыш чорында «Алга, дошман өстенә!», «Суворовчы» исемле фронт газеталарында очерклар, хикәяләр бастыра. 1944 елның 17 декабрендә (туган көненә бүләк ясагандай) «Совет Башкортстаны» газетасында «Фронтовиклар иҗаты» дигән баш астында «Егет» дигән шигыре басылып чыккан. «Дороги лётные» дигән беренче повесте 1970 елда «Советский патриот» газетасының җиде санында басыла. Бер елдан соң хәрбиләр тормышын яктыртучы «Оставляем сердце на земле» дигән икенче әсәре дөнья күрә. «Агыйдел» журналында Хәсән Назар «Шоңкар юлы» дип тәрҗемә итеп бастыра.[5]

  • Иҗат белән, ныклап, отставкага чыккач шөгыльләнә башлый. «Нинди телдә язарга? Башкорт телендә язарга киңәш итәләр. Ә ул башкортча әдәби телдә язу түгел, сөйләшә дә белми. Татар әдәби теле дә онытылып бара. Шунда аны Уфадагы китап нәшрияты коткара[6] Патриотлар тәрбияләү проблемасын күтәргән әсәрләр укыту-тәрбия эшендә бик кирәк була. Шулай, нәшриятның махсус заказы белән мәктәп укучылары өчен «У тружеников тыла» исемле повесте языла. Мондый әсәрләр Советлар берлеге күләмендә дә таләп ителә. Нәтиҗәдә, 1979 елда Мәскәүнең «Современник» нәшриятында «И в небе много дорог» дигән китабы дөнья күрә. Ике елдан соң «Очу» повесте басыла. Үзе яхшы белгән хәрби очучылар һәм аларның хәл ителмәгән мәсьәләләре тасвирланган әсәрләре: «Шоңкар юлы» (1975), «Һаваларда йолдыз» (1977), «Очу» (1970), «Туган җир хакына» (1986), «Эзләр идем – эзең юк» (1987), «Хыял күккә чакыра» (1988) исемле китаплары чыга. Сугыштагы хәвефле хәлләр, очучыларның батырлыгы белән бергә авиация техникларының, механикларының алыштыргысыз хезмәте, җаваплы роле сурәтләнгән «Атылган йолдызлар», кечкенә авылларны саклау зарурлыгы күтәрелгән «Кыраудан соң миләш тәмләнә» китаплары басылган. «Кошлар иртә китә» пьесасы Салават драма театрында куела.
  • Якташлары турындагы әсәрләрен татар телендә яза: 1996-2006 елларда татар телендә ХХ гасырның I яртысы вакыйгаларын эченә алган «Югары Димдә ай коена» трилогиясен иҗат итә: «Әйләнә тегермән ташы» (1996), «Ага сулар» (2001), «И бу тормыш..» (2006). (2010, башкортча нәшер ителә)[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Азат Шәехҗан улы Магазов

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)