Алга, дошман өстенә!
Күренеш
| Алга, дошман өстенә! | |
| Формат |
хәрби |
|---|---|
|
| |
| Нәшер итүче | |
| Мөхәрир |
М. Гыймадиев |
| Нигезләнгән |
1942 |
| Тел | |
| Публикацияләр туктату |
1945 |
«Алга́, дошма́н өстенә!» — фронт газетасы, Калинин фронты сәяси идарәсе органы.
1942 елның ноябреннән 1943 елның 20 октябренә кадәр татар телендә Калинин фронты сәяси идарәсе органы буларак чыга; фронт таратылганнан соң, редакция яңа оештырылган Балтыйк буе фронты сәяси идарәсе карамагына күчерелә. Газета 1945 елның 5 июненә кадәр нәшер ителә, барлыгы 308 саны чыга. Мөхәррире М. Гыймадиев. Редакция хезмәткәрләре һәм хәрби хәбәрчеләре А. Әхмәт, Ш. Маннур, А. Шамов; рәссам Б. Әлминов рәсемнәре бирелә, солдат һәм офицерлардан Х. Атнагулов, Ф. Басыйров, Г. Вәлиев, М. Гаязов, И. Закиров, С. Мәгъсүмов, З. Хәсәнов һ.б.ларның мәкаләләре басыла.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 6 март көнендә архивланган