Сергей Тулин
Сергей Тулин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Риф Заһит улы Гыйззәтуллин |
Туган | 11 сентябрь 1957 (67 яшь) БАССР Миякә районы Кече Гәйнә авылы |
Милләт | татар[1] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d] һәм Рәзән югары һава десант командирлар укуханәсе[d] |
Һөнәре | генерал-майор, криминолог |
Җефет | Людмила Александровна, хәрби табиб |
Балалар | улы Денис кызы Юлия |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Распад Югославии[d], Беренче чечен сугышы һәм Икенче чечен сугышы |
Бүләк һәм премияләре | РФ Каһарманы (1996) |
Хәрби дәрәҗә | генерал-майор[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | юридик фәннәр нәмзәте[d] |
Сергей Тулин, Риф Заһит улы Гыйззәтуллин[2], рус. Тулин (Гизатулин) Сергей (Риф) Загитович (11.09.1957) — Совет Армиясе һәм РФ армиясенең хәрби эшлеклесе. Генерал-майор (2007 елдан запастагы) . РФ Каһарманы (1996). Югославиядә ватандашлар сугышында, беренче һәм икенче чечен сугышында катнашкан. Юридик фәннәр кандидаты (2009).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1957 елның 11 сентябрендә БАССР Миякә районы Кече Гәйнә авылында туган. Миякә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын (1974), Казан Суворов хәрби училещесын (1976), Рязань Кызыл Байраклы югары һава-десант командирлары училещесын (1980), М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне (1990), РФ генштабы хәрби академиясен (2000) тәмамлаган. «Хәрби хезмәтне үтәүдән читләштереп, җинаять җәзасын үтәү: хокукый һәм криминологик аспектлар» (Исполнение уголовного наказания в виде ограничения по военной службе: правовой и криминологический аспекты) темасына юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган (2009).
Хәрби хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1976 елдан Совет Армиясендә.
- 1980-1987 Карпат буе хәрби округы: взвод командиры, разведка ротасы командиры, батальон штабы башлыгы, десант-һөҗүм батальоны командиры, өлкән лейтенант (Хыров шәһәре).
- 1990-1992 Белоруссия хәрби округы: аерым десант-һөҗүм бригадасы командиры урынбасары, гвардия майоры (Брест).
- 1992-1993 Югославиядә: БМОның 554 нче аерым пехота батальоны штаб башлыгы.
- 1993 76 нчы гвардия һава-десант дивизиясенең 104 нче гвардия парашют-десант полкы командиры (Псков), гвардия подполковнигы.
- 1994, декабрь — 1995, май 104 нче Псков парашют-десант полкы командиры буларак, Төньяк Кавказда (Грозный, Гудермес шәһәрләре) РФ армиясенең хәрби хәрәкәтләрендә катнаша. Контузия ала, ике тапкыр яралана. Хәрби бурычын намуслы үтәгән өчен, РФ президенты указы белән «РФ Каһарманы» исеме бирелә.
- 1997-1998 РФ хәрби көчләре генштабының халыкара хәрби хезмәттәшлек идарәсе өлкән офицеры.
- 2000-2001 205 нче аерым мотоукчы бригада командиры, генерал-майор (Будённовск, Ставрополь крае).
- 2001-2002 Төньяк Кавказ хәрби округының 58 нче армия сәргаскәре урынбасары (Владикавказ, Төньяк Осетия).
- 2002-2007 Рязань өлкәсе хәрби комиссары.
- 2007 елдан запаска чыга.
- 2007 елдан «Хәрби-сәнәгат ширкәте» ҖЧҖ (Мәскәү) проектлар департаменты директоры, генераль директорның проектлар белән идарә итү буенча урынбасары.
- 2008-2009 «Арзамас машина төзү заводы» ААҖ директорлар шурасы әгъзасы.
- Рязань өлкәсе грек-рим көрәше федерациясе президенты.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1992 елда, Югославиягә барганда, халыкара кораллы көчләр штабы таләбе буенча, документларындагы «рус булмаган» фамилияне рус фамилиясенә алыштырырга туры килә[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1996 РФ Каһарманы, «Алтын Йолдыз» медале[4]
- 1995 Батырлык ордены
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Воздушно-десантные войска в лицах. Под ред. В.А.Шаманова. Москва, 2010.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Каһарман суворовчы һәм нахимовчылар» сайты
- Тулин Сергей Загитович
- С.З. Тулин «Ил каһарманнары» интернет-проектында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Герои страны» сайты
- ↑ 1992 елда исемен рәсми төстә Сергей Заһит улы Тулин исеменә алыштыра
- ↑ Гыйззәтуллин Тулинга әйләнде, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2016-01-20
- ↑ Указ Президента РФ № 1064 от 20 июля 1996 года
- 11 сентябрь көнне туганнар
- 1957 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Миякә районында туганнар
- РФ генерал-майорлары
- Юридик фәннәр кандидатлары
- Казан Суворов училещесын тәмамлаучылар
- РФ генштабы хәрби академиясен тәмамлаучылар
- Батырлык ордены кавалерлары
- Беренче чечен сугышында катнашучылар
- Криминологлар
- Хәрби академия тәмамлаучылар