Эчтәлеккә күчү

Әнәч (Миякә районы)

53°36′08″ т. к. 54°58′34″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәч (Миякә районы) latin yazuında])
Әнәч
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Миякибашевский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Миякибашевский сельсовет[d]
Халык саны 938 (2002)[2],
989 (2009)[2],
921 (2010)[3]
Почта индексы 452095
Карта

Әнәч, шулай ук 1нче МиякәбашБашкортстанның Миякә районындагы татар авылы. Миякә елгасы ярында урнашкан. Кыргыз-Миякәдән – 12, Уфадан 210 чакрым ераклыкта урнашкан. Әнәч авыл советына Әнәч, Новый мир, Үрнәк, 2нче Миякәбаш, Кашкар, Днепровка, Новоалексеевка, Николаевка, Максимовкалар карый. Үз вакытында Әнәч авылы исемен үзгәрткән булган. 1960 елдан алып 2010 елның 1 февраленә кадәр ул Миякәбаш исеме белән аталган. Ни өчен дигәндә, 1905-1917 елларда Миякә елгасының сул як ярында бер авыл үсеп чыгып, аңа Миякәбаш (“Миякә елгасы башы” дигән мәгънәдә) исемен биргән булганнар. Озак та узмый, Әнәч белән Миякәбаш кушылып ук бетә һәм 1917 елгы халык исәбен алу вакытында алар Миякәбаш буларак теркәлә.[4]

Бүген Миякәбаш авыл советы җирлегендә 1626 кеше яши. Шуларның 1307се – 18 яшьтән өлкәннәр. Үсмерләр саны – 116, мәктәпкәчә яшьтәгеләр саны – 203 бала. Күпчелек халык (959 кеше) Әнәч авылында гомер итә. Үрнәктә – 85, 2че Миякәбашта – 55, Днепровкада – 96, Кашкарда 67 кеше яши. Ә инде Максимовка, Николаевка, Новоалексеевка авылларында яшәүчеләр саны аз калган. Әнәчтә – татарлар, Кашкар авылында – чувашлар, Днепровкада – украиннар, 2нче Миякәбашта – башкортлар, Новоалексеевкада – руслар, ә Новый мир авылында катнаш халык яши. Халык саны динамикасы:

2002[5]2009[5]2010[6]
938989921

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 921 кешенең яшәве мәгълүм.[6]

Авылларда зур хуҗалык урынына бүген фермер хуҗалыклары калган. Алар, нигездә, игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнә. Мәсәлән, “Абдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы бүген зурлардан исәпләнә. “Новый мир” авылында яшәүче булдыклы ир зур мәйданда бөртеклеләр чәчеп уңыш ала, аның фермаларында мөгезле эре терлекләр һәм сарыклар башы шактый. Әнәчтә дә фермерлык, эшкуарлык белән уңышлы шөгыльләнүчеләр шактый.

Социаль вазгыять

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылларда балалар саны арта, шулай булгач мәктәпләр дә гөрләп тора. Укучылар саны 200гә барып баса, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр саны да 50дән артып китә. Биредә интернат та бар, уку елы дәвамында анда 31 бала яши. Әнәчтә шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар өчен социаль приют уңышлы эшли, анда бүгенге көндә 16 бала тәрбияләнә. Хакимият җирлегендә шулай ук 2 медицина учреждениесе, 2 мәдәният учагы, 2 китапханә, 7 кибет, 2 почта бүлекчәсе эшли.

Авыл белән бәйле шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1900 Әлимғолов Рәхимйән Рәхимғол улы сугышчы
1902 Khazimukhamet Shaymukhametov солдат
1907 Яппаров Миңлеғәли Ғәлим улы 1942-11-21 Волгоград өлкәсе
Перелазовский район
1918 Әхтәм Әминев шагыйрь 1942 Сухиничи
1938-11-23 Марат Җәмилев Уфа сәнгать училищесы театр актеры 1996-11-02 Сибай
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.