Эчтәлеккә күчү

Мәнәүзтамак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәнәүзтамак latin yazuında])
Мәнәүзтамак
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Менеузтамакский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Менеузтамакский сельсовет[d]
Халык саны 1006 (2002)[2],
998 (2009)[2],
878 (2010)[3]
Почта индексы 452082
Карта

МәнәүзтамакБашкортстанның Миякә районындагы татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 878 кешенең яшәве мәгълүм.[4] Авыл советы үзәге.

2002 елда 1006 кеше яши, 2010 елда – 878, хуҗалыклар саны – 372. 2002 елгы сан алу буенча татарлар – 60%, “башкортлар” – 38%.

• Мәдәният-мәгариф-медицина объектлары – Мәнәүзтамак урта мәктәбе, балалар бакчасы, Мәнәүзтамак авыл табиплык амбулаториясе.

• Заманча АТС (300 номерлы), абонент булырга теләгәннәр телефон челтәренә тоташкан. Авыл тулысынча газлашкан, электрлашкан, суүткәргеч бар. Үзәк урамнары (Шоссейная, Әхмәдуллин урамнары) каты өслекле, әсфәлт белән капланган.

• Сәүдә эше нык монопольләшкән: “Селена” ҖЧҖ өч кибете (хуҗасы – Гарифуллин Ф.Н.), “Нур” ҖЧҖ ике кибете (хуҗасы Шагапова Р.З.)

Җитештерү тармагы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• “Дим” күмәк хуҗалыгы (банкрот), ҖЧҖ “Мәнәүз”, он тарту тегермәне (Кадыйров И.З.), Миякә урман хуҗалыгының Дим буе участогы. Авыл җирлеге территориясендә ААҖ “НГДУ Ишембайнефть”нең Сатай нефть һәм газ чыгару цехы.[5]

1746 елның 26 августында типтәрләр тарафынна нигезләнгән. 1917 елда – 1870 типтәр, 307 татар, 15 рус исәпләнгән, 1920 елда – 1794 татар һәм типтәр.[6]

• XIX гасыр ахарында Мәнәүзтамакта 2 мәчет, 3 тегермән, 11 сәүдә лавкасы була.

Географик урынлашу

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • район үзәгенә кадәр (Кыргыз-Миякә): 28 км
  • тимер юл станциясенә (Аксеново): 35 км

Авыл белән бәйле шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]