Мифтахетдин Акмулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мифтахетдин Акмулла
М.Акмулла.jpg
Туган телдә исем Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла
Туган 27 декабрь 1831(1831-12-27)
Дүсән, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы
Үлгән 27 октябрь 1895(1895-10-27) (63 яшь)
ТроицкЗылатаус юлы
Һөнәре шагыйрь, мәгърифәтче
Мифтахетдин Акмулла Викиҗыентыкта

Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла (26 декабрь 1831, Дүсән, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы27 октябрь 1895, Троицки–Зылатаус юлы) — шагыйрь һәм мәгърифәтче. Татар һәм казакъ телләрендә иҗат иткән .

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акмулла хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районының Дүсән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Атасы Мөхәммәдъяр үлгәч, анасы Өммегөлсем күрше башкорт авылына — Туксанбайга кияүгә чыга. Башкортстан ягы Акмулланы этник башкорт итеп күрсәтергә омтыла.[1] Шуның өчен аларга үги атасы Камалетдинне Акмулланың чын атасы итеп күрсәтү кирәк. "Дүсән версиясе" әдипнең әсәрләренә, аның белән яхшы таныш Риза Фәхретдин, Акмулланың шәкерте Дусмаил Качкынбаев истәлекләренә таяна.

Белем алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акмулла Туксанбайда башлангыч белемне ала. Аннары Мәнәүзтамак, Әнәч, Стәрлебаш мәдрәсәләрендә белем өсти. Стәрлебашта шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дәресләр ала, соңрак Троицки мәдрәсәсендә укый. Җәйләрен казакъ ягына чыгып, балалар укыта.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акмулла төрле урыннарда яши, эшли. Уку–язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә; матур моңлы тавыш белән җырлый да; тыңлаучыларны мавыктырырлык итеп сөйли дә, шигырьләр дә укый.

Акмулланың безгә билгеле иҗат мирасы әлләни зур түгел. Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә нәшер ителгән (1892, 1904, 1907 елларда). Акмулла әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл, мөнәҗәт жанрларында иҗат ителгән. Шагыйрьнең иң беренче басылган зур әсәрләреннән берсе – «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» (1892) Акмулланы барлык төрки телләрдә сөйләшүче укымышлыларга таныта.

Акмулланың әсәрләре тирән һәм фәлсәфи эчтәлекле, поэтик эшләнешләре камил булу белән аеруча игътибарга лаек. Ул чын мәгънәсендә шигырь остасы, XX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты тарихында тирән эз калдырган, шигырь мәктәбе тудырган әдипләрнең берсе һәм күренеклесе.

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акмулланың үлеме көтелмәгәндә һәм үкенечле була. Ул 1895 елның 27 октябрендә каршы төндә Троицкидан Зылатауска барганда, Мияс заводыннан ерак түгел юлбасарлар тарафыннан үтерелгән. Миәстә әдип кабере өстендәге ташка гарәпчә текст уеп язылган. Татарчага юлга-юл тәрҗемәсе:

Шаһидләрчә үтерелгән, 1313 елда сигезенче җөмади-әл-үләда, җомга көнне кичен; 
Акмулла исеме белән билгеле мелла Мифтахетдин, нәсел буенча атасы Мөхәммәдъяр хәлфә, 
тәрбия буенча атасы Камалетдин. Тәмам, бетте[2]

Күрсәтелгән дата 1895 елның 26 октябрьдән 27 гә каршы төнгә туры килә. 1980 елда иске, ишан Зәйнулла Рәсүлев куйдырган ташны Уфадан килгән делегация алып ташлый һәм аның урынына "Туксанбай" версиясен куәтләгән язулы мәрмәр плитә куя.

Басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Үлеменнәң соң Акмулланың шигырьләрен Риза Фәхретдин[3] һәм Сәкен Сәйфуллин[4] бастырып чыгаралар.
  • 1981 елда Акмулла шигырьләре Миркасыйм Госманов редакциясендә чыга: Акмулла. Шигырьләр. Казан, 1981.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкирская энциклопедия http://encycl.bash-portal.ru/akmulla.htm
  2. Миркасыйм Госманов. Мифтахетдин Акмулла: язмыш, иҗат һәм мирас. Китапта: Акмулла. Шигырьләр. Казан, 1981.
  3. Акменланың Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре. — Казан (?), 1907.
  4. "Ақмолла өлеңдері". Алма-Ата, 1935