Зәйнулла Рәсүлев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнулла Рәсүлев latin yazuında])
Зәйнулла Рәсүлев
Туган телдә исем баш. Зәйнулла Рәсүлев
Туган 25 март 1833(1833-03-25)
Троицк өязе, Туңгатар вулысы, Шәрип авылы
Үлгән 2 февраль 1917(1917-02-02) (83 яшь)
Троицк, Троицк өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре дин әһеле, имам-хамедицина
Балалар Габдрахман Рәсүлев

 Зәйнулла Рәсүлев Викиҗыентыкта

Зәйнулла Рәсүлев (Зәйнулла бин Хәбибулла бин Рәсүл, Зәйнулла-ишан, 18331917) — күренекле мөселман дин әһеле, башкорт ишаны.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1833 елның 25 мартында Троицк өязе Туңгатар волосының Шәрип авылында (хәзерге (Башкортстанның Учалы районында) мулла гаиләсендә туып үсә.

Туган авылында мәдрәсәдә укый, унике яшеннән кантун үзәге — Малай Муйнак мәдрәсәсендә белем ала, аннары Якуп хәзрәт артыннан Ахун авылына күчеп, анда дин гыйлемен арттыра. 1851 елда Троицк шәһәре (хәзерге Чиләбе өлкәсендә) мәдрәсәсенә килеп урнаша, 1858 елда тиешле имтиханнарын тапшырып, Верхнеуральск өязенең Акхуҗа авылына (хәзер шул ук Учалы районында) имам-хамедицина булып кайта.

Шәкерт булган чорында суфичылык белән кызыксынып китә. 1859 елда Нәкъшбәндия суфи ордены сафына алына. 18691870 елларда Истанбулда хәкыйкатьне мистик рәвештә танып белү (тарикъ) ысулын өйрәнеп аны камилләштерә. Истанбулда ук Нәкъшбәндия суфилык тарикаты тәгълимәтен укытырга рөхсәт (иҗазнамә) ала. Туган төбәгенә кайткач, суфи башкортлар арасында яңа тәртип урнаштыра, шул исәптән тәсбих киеп йөрү, Аллаһы Тәгалә исемен күп тапкыр кычкырып әйтү (зикер), Мәүлет көненМөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итү һ.б.

Суфичылык идеяләрен халыкка таратуы өчен хакимият тарафыннан эзәрлекләнгән. Исламның рәсми вәкилләре булган муллалар аны дин кануннарын бозып мөртәтлек таратуда, җәмәгатьчелекне хөкүмәткә каршы күтәрүдә гаепли. Муллалар аны кулга алдыра. 1873 елның гыйнварында аны туган төбәгеннән Вологда губернасына сөрәләр.

Ул сөргеннән 1881 елда әйләнеп кайта. 1884 елда татар сәүдәгәре Сәйфулла Габбасов аны Троицк каласындагы 5нче мәчеткә икенче имам итеп чакыра. 1891 елны аңа мәчет каршындагы мәдрәсәне җитәкләргә тапшыралар.[1] Ул биредә җәдитчә укыту тәртибен кертеп, Россиянең иң дәрәҗәле мөселман уку йортлары биеклегенә күтәрә. Мәдрәсә аның исеме белән «Рәсүлия» дип атала башлый.

1917 елның 2 февралендә вафат була. Кабере Троицк шәһәренең татар зияратында.

Улы Габдрахман Рәсүлев шулай ук күренекле дин әһеле, Үзәк диния нәзарәтендә мөфти. Оныгы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) — күренекле татар язучысы.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]