Учалы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Учалы районы
Учалы
Учалы районы
Герб
Coat of Arms of Uchaly rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Uchaly rayon (Bashkortostan).png
Төбәк

Башкортстан

Административ үзәк

Учалы шәһ.

Нигезләү датасы

1930 ел

Глава

Дәүләтгәрәев Фәрит[1]

Халык саны (2010)

37 664[2] кеше Учалыны исәпләмәгәндә

Мәйдан

4 5492 км²

Учалы районы харитада

Сәгать поясы

+6

http://www.uchaly-rb.ru/

Учалы районы Башкортстанның көнчыгыш өлешендә урнашкан. Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Район үзәге Учалыдан Уфага кадәр 328 км, Белоретка – 103 км; Чиләбегә карый торган Верхнеуральск белән 61 км ара, Магнит каласына – 112 км, Миәскә – 107 км.

Район җирләренең яртысын урман каплый. Табигый байлыклар буенча Учалы районына республикада тиңдәшләр юк. Районда бакыр-колчедан рудасы, алтын (руда һәм сибелгән килеш), хромит, тальк, тышлау, төзелеш һәм эшләнмәләр ташы, серпентенит, известняк һ.б. бар. Учалы граниты Питырбурның Эрмитаж сарайларын бизи.

Учалы су чыганакларына бай. Агыйдел, Җаек, Юрүзән, Зирекле, Кызылъяр, Кыйдыш елгалары. Районда 29 күл бар. Иң зурлары – Өрген, Калкан, Карагай, Әвеш, Учалы, Карагай, Җилембәт күлләре. Илтабан, Рысай, Ахун, Первомайск, Ураз сусаклагычлары.

Учалы районы 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

Демографик хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң зур авыллар: Учалы авылы, Ахун, Уральск, Миндәк.

Учалы районы халкының иң зур өлешен башкортлар тәшкил итә (табл. кара). Чиста татар авылы бер генә. Имангол (Урал белән), Илтабан, Кунакбай, Юлдаш, Илче, Рысай, Мансур, Калкан, Мулдаш, Учалы шикелле торак нокталары типтәр яки типтәр-татар авыллары булып саналалар (1926 сан алу нәтиҗәсендә). Район төзелгәнче алар аерым Типтәр-Учалы волостенә буйсынганнар. 1959 елдан башлап аларның барысында башкортлар яши итеп языла. Имангол белән Урал әле 1959 елда татарлар буларак язылганнар. Укыту 1956 елларга кадәр татар телендә алып барылган.

Район халкының милли составы (Учалы шәһәрен исәпләмәгәндә)

Милләт Җанисәп 1939[3] Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002 Җанисәп 2010[4]
башкортлар 20 455 / 41,0% 31 150 / 72,8% 24 122 / 75,4% 29 842 / 83,71% 28 083 / 79,3%
татарлар 14 365 / 28,8% 8 757 / 15,8% 4 728 / 14,8% 2 728 / 7,65% 3 725 / 10,5%
урыслар 14 133 / 28,3% 2 821 / 7,91% 3 306 / 9,3%

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11] 2017[12]
52 416 55 187 42 795 37 182 32 147 35 649 35 480 71 291,1

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Учалы тау-баектыру комбинаты райондагы бакыр-колчедан ятмаларын үзләштерә. Комбинат урындагы икътисадны алга этәрүче төп көч. Эшчелєр коллективы шәһәрнең, шулай ук районның социаль иминлеген тәэмин итє. Миндәк руднигында алтын табыла.

Районның икътисадының 2010 ел өчен нәтиҗәләре: Казылмаларны өскә чыгару хуҗаларга һәм дәүләт казнасына 14 247,3 млн. сум китергән, эшкәртү тармагы – янә 4 027,8 млн сум. Район бюджеты 441,6 млн. сум тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аграр тармакта 10 а.х. предприятиесе (эре хуҗалык), 80 фермер хуҗалык эшли. 2010 елда районда 1 385,5 млн. сумлык товар җитештерелгән. Корылык килү сәбәпле – бу 2009 елның шул күрсәткеченең 64% гына.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район җирен Миәс – Учалы – Межозерный тимер юлы кисеп чыга, Белорет – Учалы – Миәс, Учалы – Ахун – Верхнеуральск – Магнитогорск автомобиль юллары уза.

Билгеле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрбиләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәясмәннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Спортчылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фән эшмәкәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин әһелләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хуҗалык эшмәкәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният, әдәбият һәм матбугат хезмәткәрләре,[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артислар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композиторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырчылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрлар һәм язучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Журналистар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Насыров Рәвеф Хәй улы
  • Миллебаева Миңзифа Абрар кызы
  • Кәлимуллин Рәшит Шәрифулла улы
  • Балтабаева Гүзәлия Салават кызы
  • Мортазина Гөлназ Мозафар кызы
  • Рәсимә Сәгыйть кызы Кәримова - башкорт телевидениеның башлангыч дикторы, БАССР-ның һәм РСФСР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре

Рәссамлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Учалы районы мәктәпләрендә 9341 бала укыган. Шуларның 6211 – башкорт балалары. 36 мәктәптә 2624 бала башкорт телендә укый (башкорт балаларының 43%), 20 мәктәптә 3587 бала башкорт телен туган теле буларак укый (янә 57%). Бердәнбер Ахун авылы урта мәктәбендә татар теле укытыла һәм укыту татар телендә алып барыла. Районда чама белән 1680 татар баласы бар. Бу барлык укучыларның 18%ы. Шулардан 22% татар баласы татар телен өйрәнә ала. Өч мәктәп лицей статусын йөртә. Алар Учалы шәһәре №12 лицее, Учалы авылы лицее, Ураз авылы лицее.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]