Бәпәнәй Төрепбирдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәпәнәй Төрепбирдин latin yazuında])
(Бәпәнәй Торыпбирдин битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бәпәнәй Төрепбирдин
Туган 1695
Үлгән 18 май 1740(1740-05-18)
Минзәлә шәһәре, Өфә правинсәсе, Сибирская губерния[d], Россия империясе
Катнашкан сугышлар/алышлар Башкорт баш күтәрүләре

Бәпәнәй Төрепбирдин[1] (Бәпәнәй Төрепкилдин; якынча 1695 — 1739) — 1735-1740 еллардагы башкорт ихтилаллары җитәкчеләренең берсе. Тархан, мулла.

Бәпәнәй Төрепбирдин чыгышы белән Себер даругасы Куакан улусы башкортларыннан. Мулла һәм абыз буларак билгеле булган. Аның картатасы Камакай һәм атасы Төпкилде тархан борынгы һәм 1704-1711 еллардагы башкорт ихтилалында катнашканнар.

1736 елның гыйнвар уртасында А. И. Тевкелевның каратель командасы башкорт авылларын (шул исәптән Сөянтөз авылы) юк итә, аларның халкын үтерә яки әсирлеккә ала башлый. Себер даругасы башкортлары Уфа властларна каратель яуларын туктатуны сорап мөрәҗәгать җибәрә, аңа бу даруганың 10 улусыннан 17 вәкил (шул исәптән Бәпәнәй Төрепбирдин, Көлә улусыннан мулла Юлдаш Сөярембетов) кул куя. 1735-1740 еллардагы башкорт ихтилалларын икенче этабында Бәпәнәй Төрепбирдин Себер һәм Усы даругаларында күтәрелешнең инициаторларының берсе һәм Йосып Рыковның төп киңәшчесе булып китә. Бәпәнәй мулла баш күтәрүчеләрнең башка җитәкчеләре һәм патша чиновниклары белән хат алышкан. Бәпәнәй Төрепбирдин үзенең хатларында ("Письмо башкир Сибирской дороги Бепени Трупбердина с товарищами уфимскому воеводе Н. Д. Мерзлюкину с жалобой на действия А. И. Тевкелева и с требованием вывода его отряда с территории Сибирской дороги", Ырынбур экспедициясе начальнигы В. Н. Татищевка һ.б.) патша властьларын башкортларның җиргә асабалык хокугын искә-санга сукмауда, ислам динен кысуда, ихтилалды карательләр тарафыннан каты бастыруда һәм Рус дәүләтенә кушылуның килешүләрен бозуда гаепли һәм халыкның Русия империясыннан аерылып Башкорт дәүләте төзүгә кадәр үз мәнфәгатләрен яклау хокугын дәлилли.

1735-1736 еллардагы ихтилалны каты бастыру, анда катнашкан баш күтәрүчеләргә авыр йөкләмәләр салу һ.б. 1737-1738 елларда күтәрелешнең яңа көч белән туклануының сәбәбе булып тора. Бу хәрәкәт астына Уфа елгасының югары агымында Себер һәм Нугай даругалары вәкилләренең гомуми җыены була, монда шулай ук Бәпәнәй Төрепбирдин һәм Дуан улусы батыр Мәндәр Карабаев катнаша. Җыенда башкортлар куелган йөкләмәләрне үтәмәскә, һәм рус подданныйлыгын баш тартырга дигән карарга килә. Абыз Бәпәнәй Төрепбирдин тарафыннан халыкка төзелгән мөрәҗәгатьнамәдә шулай ук күтәрелешнең яңа көч белән башлануында мөһим роль уйный.

1737 елның май уртасында Себер даругасы Куакан улусы халкы кырга җыела, монда якынча 200 кеше, шул исәптән Бәпәнәй Төрепбирдин, Гаеткол, мулла Аккай Камакаев, Аккөчек Янаев, Көлә катнаша. Бәпәнәй һәм Гаеткол халыкны баш күтәрергә чакыра. Аннары Бәпәнәй мулла Төлкечура Алдагулов белән бергә Нугай даругасы башкортларына ихтилалга кушылырга өндәп язышу яза башлый.

Бәпәнәй һәм Миннәрдән ярдәм сорап Илтимас Абдулов җитәкчелегендәге Усы даругасы катнашучылары килә. Баш күтәрүчеләрнең Бәпәнәй Төрепбирдин, Мәндәр Карабаев һәм Төлкечура Алдагулов җитәкчелегендәге зур отрядлары Кызылъяр, Көңгер һәм Бөре калалары тирәсендә, шулай ук Тере Танып елгасы бассейнында хәрәкәт итә. Июньдә 2500 (башка мәгълүматлар буенча 4200) кешедән торган Бәпәнәй Төрепбирдин, Юлдаш Сөярембетов, Мәндәр Карабаев һәм Төлкечура Алдагулов җитәкчелегендәге башкорт Богдановский кәлгәсен камауга ала. Сугыш ике көн дәвам итә, әммә баш күтәрүчеләр калган яулап ала алмый, ян тирәсендәге күченүчеләрнең туплавык пунктларын таләп Бөре каласына юнәлә. Гайнә башкортлары Себер даругасы баш күтәрүчеләренә тора һәм алар бергәләп Усы һәм Көңгер калалар, Тере Танып елгасы тирәсендәге күченүчеләрнең авылларын талыйлар.

Июнь азагында Аллагол Котлыгужин һәи Бәпәнәй Төрепбирдин җитәкчелегендәге Куакан, Әле, Балакатай һәм Слалъйот улусыннан сыккан 2500 башкорт Бәгәрәк мәхәлләсе тирәсендә хәрәкәт итә, берничә кәагьәне яулап алалар яки камыйлар. 1737 елның июль-августында күтәрелеш Себер даругасының барлык территориясен чолгый. Июль башында Бәпәнәй Төрепбирдин үзенең 2000 кешедән торган отрядлары белән Катай бистәсенә таба юнәлә, күченүчеләрнең авылларын талый. Июльнең икенче яртысыннан 12 авгуска кадәр Миннәр һәм Бәпәнәй җитәкчелегендәге башкорт Усы шәһәре тирәсендә күченүчеләрнең авылларын талыйлар һәм ягалар. Аларга янә Гайнә улусы башкортлары тора. Августта баш күтәрүчеләр Мияс елгасы буендагы зур Воскресенский авылына берничә тапкыр һөҗүм итәләр. Август аеның өченче декадасында Миннәр һәм Бәпәнәй җитәкчелегендәге башкорт, Гайнә улусы башкортлар белән килешү буенча бергәләп Усы даругасындагы хөкүмәт ягында булганнарга һөҗүм итәләр, ары Көңгер өязе биләмәләренә юнәлеп мондагы Строгановларның туплавык пункларын талыйлар. Сентябрьдә күтәрелеш дәвам итә, башкорт хөкүмәт командалары белән алышка керә.

1737 елның октябрь—ноябрендә баш күтәрүчеләр һәм патша чиновниклары арасында сөйләшүләр башлана. Башкорт Килмәк Нурышев, Акай Күчемов, Йосып Арыков һәм башка кулга алынган күтәрелеш җитәкчеләрен иреккә чыгару һәм йөкләмәләрне (штраф атларын) таләп итмәү шарты белән көрәшне туктатачакларын белдерәләр, әммә влачлар бу талапларны үтәүдән баш тарта. 1738 елның гыйнварында Себер дарусында күтәрелеш тагын токана, апрель-майда Чыбаркүл, Чиләбе һәм Кызылъяр ныгытмаларга, Ревда заводына һөҗүм итәләр. Июньдә 2500 кешедән торган полковник Арсеньев командасы белән берничә сугыш була, Арсеньев чигенергә мәҗбүр була. Июнь азагында баш күтәрүчеләр майор Люткин командасы белән авыр алышлар алып бара. Июль азагында башкорт влачлар белән сөйләшүләрне башлый. Август уртасында Башкорт комиссиясе командиры генерал-майор Л. Я. Соймоновка Себер даругасындагы күтәрелеш җитәкчеләре Мәндәр Карабаев, Төлкечура Алдагулов һәм Юлдаш Сөярембетов "гаепләрен танып" биреләләр. Әммә Бәпәнәй Төрепбирдин һәм Аллагол Котлыгужин җитәкчелегендәге башкорт көрәшне дәвам итә. Бәпәнәй Торыпбирдин берничә тапкыр Кече һәм Урта җүз казакларыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, үзенең улы Баязитны илче буларак Барак солтанга ебәрә, әммә уңышсызлыкка очрый.

Хәл бик катмарлана, 1738 елның сентябрендә Бәпәнәй башкала Санкт-Петербургка башкортлардан күмәк прошение алып бару максатында урындагы властьлардан рөхсәт сорый, ләкин кулга алына[9]. Башка версия буенча, Хрущевның каратель отрядлары тарафыннан тотылган. Кулга алынгач, Бәпәнәй Төрепбирдин төрле язмаларга тарттырыла һәм Минзәлә төрмәсендә тотыла. 1739 елның сентябрендә тәгәрмәчкә бәйләп (урысча — казнь колесованием) ул җәзалап үтерелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. БӘПӘНӘЙ ТӨРӨПБИРҘИН, Б.Төрөпкилдин. Башкорт энциклопедиясе