Уса даругасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уса даругасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хәзерге Башкортстан җирендә эллекке административ-территориаль берәмлек:
Уса даругасы
Казан даругасы
Нугай даругасы
Себер даругасы
Чыганак: «Уфа провинциясенең һәм Башкортстанның даругага бүленеше», Красильниковның ландрас картасы, 1755 ел.

Усы даругасы (рус. Осинская даруга, баш. Уҫы даруғаһы)— Алтын Урда дәверендә һәм Уфа өязе (1586 — 1708), Казан губернасы (1708-1719), Уфа провинциясе (1719-1744) , Ырынбур губернасы (1744-1781, 1796-1798), Уфа наместниклыгы(1781-1796) соң хәзерге Башкортстан җирендә административ-территориаль берәмлек.

Рус дәүләте һәм Русия империясе дәверендә дә, Себер, Казан, Нугай даругалары белән бергә Уфа провинциясе биләмәләрен дүрт өлешкә бүлеп торган.

Һәр даруга үз чиратында олысларга бүленгән.

Усы даругасы Уфадан төньяктарак урнашкан.

Көньяк-көнбатышта Казан даругасы, көнчыгышта Себер даругасы, көньякта Нугай даругасы, төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан Казан провинциясе чиктәш булган.

Агыйдел һәм Караидел арасында тар гына сынатты биләп торган.

XVIII гасырка кадәр Усы даругасы — 4 улустан, XVIII гасыртан соң 3 улустан (Гайнә, Ирәкте, Уран) торган.

1798 елда идарә итүнең кантон системасы индерелгәч, даруга бүленеше бетерелә.

Уса даругасы улустары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тазлар — Кызына (Изге) елгасы ярында; имән урманы һәм яланнар.
  2. Уран — Буй елгасы ярында; зур урманнар, яланнар да бар.
  3. Гайнә — Тол ярында; зур урманнар, зур булмаган яланнар, сыртсыз бар; урман артындагы бу олыска кадәр 60 чакрым, Уфа шәһәре эченнән сазлыклар аша арба юлы юк.
  4. Ирәкте — Танып һәм башка елгалар ярында; урман, зур булмаган яланнар

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]