Казан даругасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан даругасы latin yazuında])
Хәзерге Башкортстан җирендә эллекке административ-территориаль берәмлек:
Уса даругасы
Казан даругасы
Нугай даругасы
Себер даругасы
Чыганак: «Уфа провинциясенең һәм Башкортстанның даругага бүленеше», Красильниковның ландрас картасы, 1755 ел.

Казан даругасы(рус. Казанская даруга) — Алтын Урда дәверендә һәм Уфа өязе (1586 — 1708), Казан губернасы (1708-1719), Уфа провинциясе (1719-1744) , Ырынбур губернасы (1744-1781, 1796-1798), Уфа наместниклыгы(1781-1796) соң хәзерге Башкортстан җирендә административ-территориаль берәмлек.

XVI гасыр азагында Уфа өязе, XVIII гасыр башында Уфа провинциясе, 1744 елдан Ырынбур губернасы составына ингән.

XVII гасыр азагында төньяк-көнчыгышта Усы даругасы, көньяк-көнчыгышта һәм көньякта — Нугай даругасы, көнбатышта һәм төньяк-көнбатышта Казан өязе белән чиктәш була. 1725-1726 елларда Казан даругасы 12 башкорт улусы (7,8 меңнән күчү хуҗалык), 1775 елда 18 улус (Байлар, Бүләр, Гәрәй, Дунай, Елан, Ялдәк, Янә, Каңлы, Каршын, Кыпчак, Кыргыз, Кыр-Елан, Надир, Сарылы-Мең, Урман-Гәрә, Сеңрән, Шәмшәде, Юрмый) ингән.

Өязләргә бүленгәннән соң 1781 елдан Казан даругасы Богырыслан өязе, Бөгелмә өязе, Бөре өязенең бер өлеше, Бәләбәй өязе, Сергиевск өязенең бер өлеше оештырыла.

Идарә итүнең кантон системасы индерелгәч, Казан даругасы бөтерелә.