Эчтәлеккә күчү

Габдулла Солтанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Солтанов latin yazuında])
Габдулла Солтанов
Туган телдә исем Габдулла Әфзал улы Солтанов
Туган 25 сентябрь 1928(1928-09-25)
СССР, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Кобагыш
Үлгән 17 август 2023(2023-08-17) (94 яшь)
РФ, БР, Учалы районы, Кобагыш
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Һөнәре үзешчән җырчы, курайчы
Җефет Нәдибә[1]
Ата-ана
  • Әфзал (әти)
  • Маһиямал (әни)
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1992)

Габдулла Солтанов, Габдулла (Абдулла) Әфзал улы Солтанов (баш. Абдулла Авзал улы Солтанов, 1928 елның 25 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Кобагыш2023 елның 17 августы, РФ, БР, Учалы районы, Кобагыш) — үзешчән җырчы, курайчы, БР халык артисты (1996), БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1992).

1928 елның 25 сентябрендә БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Учалы районы) Кобагыш авылында туган. Әтисеннән һәм туганнарыннан курайда уйнарга һәм озын көйләр башкарырга өйрәнә. 40 еллап Учалы районы Бәйрәмгул совхозында көтүче булып эшли. Башлангыч мәктәптән үк үзешчән сәнгатьтә катнаша.

2023 елның 17 августында Учалы районы Кобагыш авылында вафат[2].

Г. Солтанов (алда) якташлары белән. 2013

Бай тембрлы, киң диапазонлы, 2 октавадан югары тавышка ия җырчы. Һөнәри сәхнәгә 1955 елда аяк баса. Мәскәүдә «Башкортстан мәдәнияте ункөнлеге»ндә (1955) җырчы Наҗия Аллаяровага курайда уйный. Тумыштан драматик сәләткә ия. Россия, Болгария, Алмания, Португалия, Франция буйлап гастрольләрдә була. 1993 елда, машина бәрдерү сәбәпле, күзләре сукырайса да, сәхнәне ташламый.[3]

«армия», «Буранбай», «Биеш», «Гыйльмияза», «Зәлифәкәй», «Зөлхәбирә», «Каһым түрә», «Сибай», «Томан», «Тәфтиләү», «Урал», «Хисам», «Шәүрә», «Шәфыйк», Аргужа һ.б. тарихка багышланган халык җырлары, озын көйләр – барлыгы 60 көй.[4]

Габдулла Солтанов "Аргужа".

2013 елда Г. Солтанов турында «Җан җыры» (Песнь души) фильмы (Башкортстан ДТРК) төшерелгән. Сценарий авторы – Мәүлит Ямалетдин. Флюра Килдиярова, Рәсүл Карабулатов истәлекләр белән уртаклаша.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]