Аргужа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аргужа latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Аргужа (баш. Арғужа) - башкорт халык җыры, озын көй. Исем Аргужа күле буенча (хәзерге Аргужа сусаклагычы составында).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Легендасын һәм шигъри текстын башлангыч тапкыр 20 гасырда С.Сәлимов язып ала һәм "Башкорт аймагы" җыентыгында (1929, №7) бастыра.

30 нчы елларда башлангыч тапкыр фонографка яздырыла, "РСФСР халыклары фольклоры" ("Фольклор народов РСФСР"; 1979) җыентыгында дөнья күрә.

Җыр моңлы эпик характерда. Барлыкка килүе Чиләбе өязе Ялтыравык авылы кешесе Шәрәфетдин Вәсиленең язмышы белән бәйле. Ул 19 гасыр уртасында тау заводлары төзү нияте белән башкорт җирләрен тартып алуга каршы чыга, шуның өчен сөргенгә озатыла.

Җырның шигъриятле нигезенә аның туган ягын — Аргужа күле (хәзерге Аргужа сусаклагычы составында) буйларын — сагынып язган текстары салынган.

Көйнең авторы — Шәрәфетдиннең авылдашы, халык җырчысы Бауман, дип фаразланыла. Бу җыр Габдулла Солтанов, Гәли Хәмзин репертуарында бар .

Текст (фрагмент) [1]:

Аргужа да буйлап йөрегәнемдә,

Ятып калды каеш дилбегәм.

Дилбегәм дә өчен кайгырмыймын —

Ятып калды туган илгенәм....

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт халык иҗаты. Җырлар. 1-че китап. Уфа, 1974; Башкорт халык иҗаты. Җырлар һәм көйләр. Уфа, 1983; Вәлиев Д.Ж. Аргаяш башкортларның рухи мирасы. Уфа, 1996.