Флюра Килдиярова
Флюра Килдиярова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Флюра Әхмәтша кызы Килдиярова |
Туган | 15 гыйнвар 1952 (73 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы Илчегол |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | җырчы |
Балалар | улы Чыңгыз, кызы Гүзәл |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Флюра Килдиярова, Флюра Әхмәтша кызы Килдиярова (баш. Флүрә Әхмәтша ҡыҙы Килдейәрова, 1952 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Илчегол) ― җырчы (сопрано), педагог. БАССР (1989) һәм Россиянең (2002) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1985).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1952 елның 15 гыйнваренда БАССР Учалы районы Илчегол авылында туган. Уфада сәнгать институтын (Р. Мусина классы) тәмамлый (1981). Уфада опера-балет театрында (1981―1989), филармониядә (1989 елдан) солист булып эшли. Уфа сәнгать академиясендә укыта (1992―1997, 2000 елдан).
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сирәк очрый торган матур һәм бай тембрлы сопрано тавышка ия җырчы. Зур башкару осталыгына, сәхнә темпераментына, артистлыкка ия.
- Мәскәүдә Зур театр сәхнәсендә, Кремль сараенда, Будапештта Вигадо концертлар залында (Маҗарстан) җырлый.
- «Башкирия — Һалле» (ГДР, 1979) «дуслык атнасы»нда,
- «БАССР (БР) әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә - Якутия (1978), Татарстан (1989, 2012[1]), Чуашстан (1981); ГДР (1984, 1986), Екатеринбург (1989), Петербург (2001), Мәскәү (2007), Ырынбур (2007) шәһәрләрендә,
- «Россия сәнгате көннәре»ндә ― (Бакы (Азәрбайҗан, 2000), Баден (Австрия, 2005) катнаша.
- Россия шәһәрләрендә һәм 17 чит илдә гастрольдә була.
- Яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика конкурсы (1974), Ленинградта халык җырларын башкаручыларның бөтенроссия конкурсында (1979) катнашып, лауреат исемен ала.
Төп партияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әминә («Салават Юлаев» З. Исмәгыйлев; дебют, 1981),
- Марфа («Патша кәләше» Н. А. Римский-Корсаков)
- Акчәчкә (беренче башкаручы) («Акмулла»)
- Сарычәч («Урал илчеләре» З. Исмәгыйлев)
- Хатын-кыз («Кара сулар» С. Ә. Низаметдинов, 1989),
- солист («Буранбай», 1989)
- «Чыңрау торна» (2003, Нур Даутов)
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чит ил (И. С. Бах, Дж. Верди, В.мА. Моцарт, Ф. Шуберт), рус (С. В. Рахманинов, П. И. Чайковский), башкорт (Х. Ф. Әхмәтов, З. Г. Исмәгыйлев, Ш. З. Колбарисов, Р. А. Мортазин, Р. В. Сәлмәнов, Р. Х. Сәхәветдинова), татар (М. А. Мозаффаров, Р. М. Яхин) композиторларының вокал әсәрләре, дөнья халыклары һәм башкорт халык («Хан кызы», «Ашкадар», «Баяс», «Гыйльмияза», «Турат чагылы», «Урал», «Эскадрон», «Ирәндек») җырлары, озын көйләр.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1985 ― Салават Юлаев премиясе
- 1989 ― БАССР халык артисты
- 1995 ― РФ атказанган артисты
- 2002 ― РФ халык артисты (2002)
- 2022 ― Салават Юлаев ордены [3]
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ф. Килдиярова. Халкым җыры (Песни моего народа). Уфа, 1995.(башк.)
- Ф. Килдиярова. «Урал ынйыһы». Уфа, 2006.(башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уфа опера-балет театры сайты(рус.)
- Гаилә фотолары(рус.)
- Башкортстан (белешмәлек) (рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татарстанда БР мәдәнияте көннәре(үле сылтама)
- ↑ Уфа-гид сайтында
- ↑ Башкирская певица Флюра Кильдиярова на своем бенефисе награждена орденом Салавата Юлаева. ИА Башинформ, 16.01.2022
- 15 гыйнвар көнне туганнар
- 1952 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Учалы районында туганнар
- Салават Юлаев премиясе лауреатлары
- Infobox person using numbered parameter
- БАССР халык артистлары
- Русиянең халык артистлары
- Җырчылар
- Артистлар
- Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар
- Вуз укытучылары
- Башкорт опера һәм балет театры җырчылары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары