Рөстәм Яхин
Рөстәм Яхин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин |
Туган | 16 август 1921 Казан |
Үлгән | 23 ноябрь 1993 (72 яшь) Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Париж Коммунасы урамы[1] Восстание урамы[2] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин — күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты (1986).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин белән бер нәселдән. Рөстәм Яхинның нәсел җебе Саба районы Шыңар авылына һәм Теләче районының Казаклар авылына барып чыга. Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Сафина Бибирабига да шул затлы тамырдан. Рөстәм Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйный башлый. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Ул бик сәләтле, тырыш бала була.
Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы.
1959 елда «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Мәңгеләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казан шәһәренең бер урамына Рөстәм Яхин исеме бирелгән.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Память народа
- ↑ М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: 1969.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нуруллин Р.Г. Яхиннар. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. — 208 б. – 500 д. – ISBN 978-5-906701-70-1.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Милләттәшләр» РӨСТӘМ ЯХИН (Татар теленә тәрҗемә итегез ) 2012 елның 24 ноябрь көнендә архивланган.
- Италияның баш ҡалаһында Заһир Исмәғилев менән Рөстәм Яхиндың музыкаһы яңғыраны
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1958 ел | |
1959 ел | |
1960 ел | |
1966 ел | |
1967 ел | |
1968 ел | |
1969 ел | |
1970 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
- 16 август көнне туганнар
- 1921 елда туганнар
- 23 ноябрь көнне вафатлар
- 1993 елда вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татар композиторлары
- ССРБ халык артистлары
- ССРБ композиторлары
- XX гасыр композиторлары
- Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар
- Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар
- Казан дәүләт консерваториясе укытучылары
- Рөстәм Яхин