Наилә Гәрәева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наилә Гәрәева latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Наилә Гәрәева
Наилә Гәрәева.jpg
Туган телдә исем Наилә Хәким кызы Гәрәева
Туган 18 ноябрь 1940(1940-11-18) (79 яшь)
Казан
Җефет Рәфкать Бикчәнтәев
Балалар Фәрит Бикчәнтәев (1962), режиссер
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТатарстанның халык артистыРФ атказанган артисты«Тантана» премиясе

Наилә Хәким кызы ГәрәеваКамал театры артисткасы. Татарстанның халык (1976), Русиянең атказанган (2010) артисты, ТАССР Г.Тукай ис. дәүләт премиясе лауреаты (1967). «Тантана» премиясе лауреаты (2019).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1940 елның 18 ноябрендә Казанда Хәким абый белән Рәгъвә апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Хәким абый хәрби чекист булып хезмәт итсә дә, музыка, театр, рәсем сәнгатенә һәм әдәбияткә бәйләнгән кеше була. Өендә бик бай китапханә булдыра. Гомере буе кинематография системасында эшләгән әниләре балаларын махсус музыка мәктәбенә укырга бирә. Рус мәктәбен тәмамлагач, Наилә Казан театр училищесына укырга керә.

Наилә Гәрәева сәхнәгә театр яшь актрисаларга мохтаҗ чагында килә. Беренче тапкыр 1960 елда Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклендәге яшьлек дәрте белән иҗат иткән 18 яшьлек Рәхилә роле белән үк театр йолдызына әверелә. Бер-бер артлы Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем — Әсәл», Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы»нда – Зөбәйдә, Хәй Вахитның «Рәхим итегез» пьесасында – Зәйтүнә образларын иҗат итә. Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлаган бер төркем яшьләр кайтып төшкәндә, Наилә Гәрәева инде сәхнәдә ныклы, ышанычлы, кыю адымнар белән атлаучы танылган актриса була.

Яңа образларны аңлап иҗат итәргә ярдәм биргән режиссер Рәфкать Бикчәнтәевның үзе режиссерлык иткән һәр спектакльгә Наиләне үзен иркен тотучы “башкисәр” кыз рольләренә сайлый. Наилә белән Рәфкать кавышкач, 1962 елда Фәритләре туа. Сәхнә гаиләнең бар вакытын алып торганлыктан гаилә нигезе какшый башлый, Рәфкать Бикчәнтәев Камал театрыннан киткәч, гаилә таркала. 15 ел дәвамында төп геройларны уйнап сәхнәнең үзәгендә торган Наиләнең иҗат эшчәнлегенә дә пәрдә “ябыла”, ул сәхнәдә үз урынын югалта.

Театр училищесын тәмамлап, югары режиссерлык белеме алу өчен Мәскәүгә юл тоткан улы Фәритнең труппага режиссер булып кайтуын зур түземсезлек белән көтә ана. Улы театрга режиссер булып кайткач, 7 ел буена иҗат бәхетен каплаган пәрдәләрне Наилә Гәрәева пыран-заран китерә. Сәхнәдә Пьер Бомаршеның “Шаушулы көн”ендә — Сюзанна, Туфан Миңнуллинның “Шәҗәрә”сендә Сәлимә Сәетбәкова, Э. Де-Филиппоның “Гаугалы гаилә”сендә Мэли, Мансур Гыйләҗевның “Бичура”сында Күршекәй булып яшәрә, яшьни, театр күгендә якты йолдыз булып тагын да югарырак атыла. “Әни килде” спектаклендә әни ролен уйнаганы өчен ул “1999 елның хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручысы” исеменә лаек була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004.