Ирина Хәкимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирина Хәкимова latin yazuında])
Ирина Хәкимова
Туган телдә исем Ирина Шәрифҗан кызы Хәкимова
Туган 29 март 1951(1951-03-29) (72 яшь)
Йөрүзән, Чиләбе өлкәсе, ССРБ
Яшәгән урын Пор йорты[1]
Милләт татар
Һөнәре балет биючесе
Балалар кызы Екатерина Виталий кызы, балет биючесе [2]
Ата-ана
  • Шәрифҗан Фазылҗан улы (әти)
  • Антонина Макар кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1977)

Ирина Хәкимова (Ирина Шәрифҗан кызы Хәкимова) – балет биючесе, мөгаллим, Тукай бүләге иясе.

Татарстан АССРның халык артисты (1976). РСФСРның халык артисты (1987).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елның 29 мартында Чиләбе өлкәсенең Йөрүзән шәһәрендә туган.

Пермь хореография училищесында А.П. Сахарова сыйныфын тәмамлый (1970).

1970 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Казан хореография училищесында классик бию укыта.

1980 - 1985 елларда Татарстан АССР Югары Советында депутат.

1995 елдан Сарытау опера һәм балет театрында узучы В.Т. Адашевский исемендәге өлкәара конкурсның жюри рәисе[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ирина Хәкимова - бик яхшы әзерлекле, көчле бию техникасы һәм актер таланты булган биюче. Классик һәм милли репертуардан 30 дан артык төп партияне биеде. Татар театрына Россиянең башка театрларыннан әйдәүче бию осталарын чакырып, иҗади очрашулар үткәрүне гамәлгә кертте. Үзенең Казанда 3 иҗади кичәсе һәм Мәскәүдәге бенефисы зур уңыш белән үтте[4].

Биюче гомер буе бер театрга тугрылыклы булды, аның сәхнәсендә онытылмаслык хатын-кыз образлары тудырды. Көчле, дәртле, ялкынлы мәхәббәтле, үзен кызганмаучы каһарман шәхесләрне уйнады: Одетта, Жизель, Никия, Джульетта. Милли репертуарның йөзек кашы булган Сөембикә, Зөһрә, Нижери - хатын-кызга хас йомшаклык, мөлаемлык үрнәге[5].

Ирина Хәкимова шәкертләре Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында һәм Россиянең күп театрларында уңышлы хезмәт куя, алар арасында - Александра Елагина, Ирина Логинова, Ольга Алексеева.

Мәскәү Зур театры биючесе Наталья Садовская ярдәмендә Анна Павлова мирасыннан концерт программасы төзи: «Төн» А.Рубинштейн, «Калифорния мәге» Петр Чайковский, «Тарантелла» Баланчин. Ирина Хәкимова Ревдар Садыйков, Камил Гайнуллин, Игор Жуков, ире Виталий Бортяков белән парлашып бии. Кызы Екатерина Бортякова да Мәскәүдә «Рус балеты таҗы» төркемендә бии[2].

1970 - 1980 елларда бик күп чит илләрдә гастрольләрдә катнаша: Алмания, Румыния, Италия, Франция, Португалия, Мексика, АКШ, Япония, Кипр, Африка илләрендә (Гана, Гамбия, Бенин, Нигерия, Сенегал, Марокко)[6].

Театрдагы партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сөембикә (Шүрәле», Фәрит Яруллин) (1957)
  • Жизель («Жизель», Адольф Адан) (1958)
  • Одетта-Одиллия («Аккош күле», Пётр Чайковский)
  • Аврора («Йокыга талган гүзәл», Пётр Чайковский)
  • Маша «Щелкунчик», Пётр Чайковский)
  • Медора («Корсар», Адольф Адан, Лео Делиб, Рикардо Дриг, Цезарь Пуни)
  • Никия («Баядерка», Людвиг Минкус)
  • Джульетта ("Ромео һәм Джульетта",Сергей Прокофьев)
  • Кармен («Карменсюита», Родион Щедрин)
  • Китри («Дон Кихот», Людвиг Минкус)
  • Сәрви («Су анасы», Әнвәр Бакиров)
  • Анюта («Анюта», Валерий Гаврилин)
  • Ана (“Үлмәс җыр”, Алмаз Монасыйпов)
  • Нижери (“Ике легенда”, Нәҗип Җиһанов)
  • Фригия «(Спартак», Арам Хачатурян)

Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  2. Наталья Садыйкова. И то же в ней очарованье. Республика Татарстан, 04.05.2011

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]