Мөхит Кичүбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөхит Кичүбаев latin yazuında])
Мөхит Кичүбаев
рәсем
М.Ә. Кичүбаев (1910-1979). 1943 ел
Туганда бирелгән исеме:

Мөхит Әхрар улы Кичүбаев

Туу датасы:

16 август 1910(1910-08-16)

Туу җире:

Пермь губернасы Кызылъяр өязе Сыскы авылы

Үлем датасы:

24 июнь 1979(1979-06-24) (68 яшь)

Үлем җире:

Казан

Һөнәре:

драма артисты

Гражданлыгы:

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Активлык еллары:

1935-1975

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР халык артисты (1957)

Мөхит Кичүбаев, Мөхит Әхрар улы Кичүбаев, рус. Кичубаев Мухит Ахрарович (1910 елның 16 августы, Пермь губернасы, Кызылъяр өязе, Сыскы1979 елның 24 июне, Казан) — драма актёры, С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты (1936 елдан), Татарстан АССР халык артисты (1957).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елның 3 (16) августында Пермь губернасы Кызылъяр өязе (хәзерге Свердловск өлкәсе Кызылъяр округы) Сыскы авылында туган. Махсус театр белеме юк. Сәхнә эшчәнлеген һәвәскәр актёр буларак, БАССРда башлый. Чистай колхоз-совхоз театрында бер ел эшли, 1936 елдан Минзәлә колхоз-совхоз театрында (1957 елдан Минзәлә татар дәүләт драма театры, 1996 елдан Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры). Минзәлә театрына нигез салучыларның берсе.
Колхоз-совхоз театрларының Беренче бөтенсоюз фестивалендә катнаша (Мәскәү, 1939).
Бөек Ватан сугышына алына. Алманнарга әсир төшә, юлда барганда, багана артына посып калып, әсирлектән кача[1]. Каты яраланып, 1942 елда театрга әйләнеп кайта. 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә[2].

1979 елның 24 июнендә Казанда вафат. Казанның татар зиратында җирләнгән[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киң амплуалы, музыкага сәләтле артист. Тормышчан дөреслеккә туры килгән, шулай ук җырлы образлар иҗат итә. Р. Ишморат, Г. Насрый һ.б. әсәрләре буенча куелган спектакльләргә үзе көйләр яза, җырлар иҗат итә, халык уен коралларында (думбыра, итальян мандолинасы) уйный[4], концерт программалары белән чыгыш ясый[5].

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә шәһәренең Садак бистәсендә яңа төзелгән урамга Кичүбаев тыкрыгы (рус. переулок Кичубаева) исеме бирелгән[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТАССР атказанган артисты
  • 1957 ТАССР халык артисты
  • 3нче дәрәҗә Дан ордены

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Рәбига Шакирова, Минзәлә театры актрисасы.

  • кызлары Илһамия (23.11.1945), театр музее мөдире (2015)[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Театральная энциклопедия. Том 3. (глав. ред. П. А. Марков). М.: Советская энциклопедия, 1964.
  3. Гыймранова Д.Ә. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. К., 2007.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]