Дан ордены
| Дан ордены | |
|---|---|
| Ил | |
| Төр | орден |
| Статусы | {{{статусы}}} |
| статистика | |
| Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
| Юкка чыгару датасы | гамәлдә |

Дан ордены. 1943 елның 8 ноябренда ССРБ Югары Шура Президиумы Дан ордены турында Боерык игълан итте. Аның 3 дәрәҗәсе бар. Бу орден Кызыл Армия составының рядовойларга һәм сержантларга, ә авиациядә кече лейтенантларга да зур шәхси батырлыклар өчен бирелә.
Дан орденының статуты һәм тасмалар төсе буйлап элекке Георгий хачын хәтерләтә.
Дан орденының өч дәрәҗәле була, югары I дереҗәсе — алтыннан, II һәм III — көмештән (икенче дәрәҗәсенең үзәк медальоны алтыннаткан була).
Әмма бүләкләү III дәрәҗәдәседән башлана. III дәрәҗә Дан орденының беренчесе сапер Г. Исраелянга бирелгән.
Өч дәрәҗә Дан орденының иң беренче кавалерлары:
- өлкән сержант К.К. Шевченко
- ефрейтор М.Т. Питенин
Ике мең ярымнан артык сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды. Алар арасында Советлар Берлеге Каһарманнарыннан да дүрт кеше бар:
- очучы һөҗүм авиациясе полкы кече лейтенанты Иван Григорьевич Драченко
- диңгез җәяүле гаскәре гвардия старшинасы Павел Христофорович Дубинда
- артиллериячеләр
- гвардия өлкән сержанты Андрей Васильевич Алёшин
- өлкән сержант Николай Иванович Кузнецов
Дан орденнарының тулы кавалерлары арасында дүрт хатын–кыз бар:
- снайпер старшина Н.П. Петрова
- пулеметчы сержант Д.Ю. Станилиене
- медсестра старшина М.С. Ноздрачева
- укчы–радист гвардия старшинасы Н.А. Журкина
Дан орденының тулы кавалерларыннан 8 кеше сугыштан соң Социалистик Хезмәт Каһарманы дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Бөек Ватан сугышы чорында бер миллионга якын кеше III дәрәҗә Дан ордены алган, II дәрәҗә — 46 меңнән күбрәк һәм I дәрәҗә — 2631 кеше.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Орден тарихы 2008 елның 2 май көнендә архивланган
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Югары буләкләр | Ленин ордены | Октябрь Инкыйлабы ордены |
|---|---|
| Гражданлык орденнары | Хезмәт Кызыл Байрагы | Халыклар дуслыгы | «Хөрмәт билгесе» | Хезмәт Даны |
| Хәрби орденнары | «Җиңү» | Кызыл Байрак | Кызыл Йолдыз | Ватан сугышы | Суворов | Кутузов | Александр Невский | Ушаков | Нахимов | Богдан Хмельницкий | Дан | ССРБ Кораллы көчләрендә хезмәт иткән өчен ордены |
| Аналык | Каһарман ана ордены | Ана даны |


