Нахимов ордены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нахимов ордены latin yazuında])
Нахимов ордены
Ил Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Төр орден
Кемгә бирелә диңгез офицерларына, гаскәр башлыкларына
Кем бирә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Советы Президиумы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 16 май 1944 (генерал-лейтенант П.А. Моргунов)
Бүләкләүләр саны I дәрәҗә Нахимов ордены - 82, II дәрәҗә Нахимов ордены - 469
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк Кутузов ордены
Кечерәк бүләк Богдан Хмельницкий ордены

Нахимов ордены (русча орден Нахимова) - Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе нең дәүләт хәрби флот бүләге. Россия империясенең җиңелмәс флот башлыгы исемен йөртә.

1944 елның 3 мартында (Ушаков ордены белән бергә) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителде.[1]

Рәсем авторлары – 1 нче ранг капитаны Борис Михаил улы Хомич белән рәссам Алексей Леонид улы Диодоров.[2]

Бөек Ватан сугышы чорында (Кырым ярымутравын һәм Акъярны алман басып алучыларыннан азат итү хөрмәтенә) кабул ителгән орден.

I һәм II дәрәҗәләргә бүленгән. I дәрәҗәлесе – югары дәрәҗә.

Сталин тәкъдиме белән рубиннар белән бизәлгән.

Статут.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нахимов ордены белән Хәрби-Диңгез Флоты офицерлары, Ватан өчен яуларда сан ягыннан көчлерәк дошманны җиңәргә ярдәм иткән диңгез сугышларын оста оештырган өчен, үз көчләреңне саклап калган хәлдә дошманның һөҗүмен оста кире каккан өчен бүләкләнә.

Тасвирлама.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нахимов ордены берничә өлештән тора. Алтын кызыл йолдызның нурлары, көмештән эшләнгән икенче йолдызның якорьга охшатып ясалган нурлары арасына урнаштырылган.

Алтыннан эшләнгән түгәрәк медальон көмеш йолдызга беркетелә. Медальон эчендә алтыннан эшләнгән адмирал Павел Степан улы Нахимовның профиль сурәте. Көмеш йолдыз нурларында 5 рубин.

II дәрәҗә Ушаков ордены көмештән генә эшләнә. Рубин урынына кайнар эмаль кулланыла.

Тарих.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Черников Н.Д. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.

2. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.

3. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.

4. Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.

5. Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.

6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.

7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.Тышкы сылтама

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://web.archive.org/web/20120226044413/http://award.adm.gov.ru/orden/orden_12.htm

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
  2. Черников Н.Д. Ватан бүләкләре, Казан, 1975, 33 бит.
  3. Постановление Верховного Совета РФ от 20 марта 1992 года № 2557-I.