Кырым
Кырым укр. Крим, кырымтат. Qırım, Къырым, рус. Крым | |
Юа торган акваторияләр | Азак диңгезе, Кара диңгез |
Мәйдан | 27 000 км² |
Ил | ![]() ![]() |
Россиянең Европа өлеше исемле позицион харита әлегә юк. | |
![]() |
Кырым ярымутравы (кырымтат. Qırım yarımadası, рус. Крымский полуостров, укр. Кримський півострів) — географик яктан Россия көньяк-көнбатышында һәм Украина көньягында урнашкан ярымутрау. Аның җирендә Кырым Республикасы, Акъяр шәһәре (Россия) һәм Херсон өлкәсенең (Украина) өлеше урнаша. Кырым исеме кыр сүзеннән килеп чыга, шулай итеп Кырым (русча - мое поле).
Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ярымутрау мәйданы — 26 860 км². Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары урын били. Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.
Төньяк өлешендә Кырым кыйтга белән Перекоп күчеше белән тоташкан. Ярымутрау көньягында Керчен ярымутравы, көнбатышында Тарханкут ярымутравы урнашалар.
Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Бельбек. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 14 октябрь 1993 — Кырым конституциясе кабул ителде.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Киреч. Кырым ярымутравындагы Аю тау итәгендә «Артек» халыкара балалар үзәге урнашкан.
2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — белоруслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә.
Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кырым фотосурәтләре (рус.)