Кырымтатар теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Кырымтатар теле
Үзисем:

Qırımtatar tili, Къырымтатар тили

Илләр:

Украина (Кырым), Русия, Үзбәкстан, Румыния, Болгария

Рәсми халәт:

Flag of Crimea.svg Кырым Җөмһүрияте (Русия байрагы Русия Федерациясе)[1] /
Flag of Crimea.svg Кырым Автономияле Җөмһүрияте (Украина байрагы Украина)

Сөйләшүчеләр саны:

400 000

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кирилл язуы һәм латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

кры 347

ISO 639-1:

ISO 639-2:

crh

ISO 639-3:

crh

Кырымтатар теле (Qırımtatar tili, Къырымтатар тили) — кырым татарларының милли теле, Украинада таралган. Төрки телләренә керә. Язучылык кирилл һәм латин әлифбаларына нигезләнә.

Элекке ССРБ җирләрендә кырымтатар телендә сөйләшүчеләр саны якынча 350 мең кеше тәшкил итә. Шуларның 250 мең тирәсе Кырымда яши. Болгария һәм Румыниядә — 30 меңгә якын кеше. Төркиядә кырым татарларының күп булуы билгеле, ләкин төгәл саннар юк.

Татар теле кебек үк кырымтатар теле — агглютинатив тел.

Әлифба[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елга кадәр гарәп графикасы, соңрак латин графикасы нигезендәге язудан файдаланган (яңалиф), 1938 елда исә кирилл графикасы нигезендәге язу кулланыла. 1990-еллардан бирле 1997 елда Кырым Югары Шурaсы карары белән тәсдыйк ителгән лaтин әлфбасы да кулланыла. Ул 1930-елларда кулланылган әлифбадан аерыла, аның нигезе – Q һәм Ñ хәрефләре кушылган төрек әлифбасы. Хәзрге зaмaндa кирилл әлифбасы да, лaтин әлифбасы да қуллaнылaлaр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк ки, интeрнeтта күбесенчә лaтин әлифбасы кулланыла, китаплар китaплaр, мәҗмугалар исә күбесенчә кирилл әлифбасында бaсылa. Латин имләсен куллану турында махсус федераль кануны кабул итмәгәнлектән, Русиядә дәүләт кырымтатар теле өчен кирилл имләсе куллана.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]