Эчтәлеккә күчү

Әйну теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әйну теле latin yazuında])
Әйну теле
Дәүләт  Кытай[1]
Барлыкка килү урыны Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы
Тел типологиясе агглютинатив тел
Сөйләшүчеләр саны 12 000 кеше кеше (2017)[2]
Ethnologue каталогында телнең статусы 6b Threatened[d][3]
Нинди веб-биттә тасвирланган turkic.elegantlexicon.com/lx.php?lx=ain
Таралыш харитасы
 Әйну теле Викиҗыентыкта

Әйну теле - Көнбатыш Кытайда сөйләшелә торган төрки криптолект. Кайбер лингвистлар аны күбесенчә асылда көнбатыш югур теленнән (борынгы уйгыр теленә якын) төрки грамматикага ия, әмма күбесенчә иран телләр гаиләсе телләре сүзлек составына ия катнаш тел дип атыйлар.[4] Башка лингвистлар ул катнаш телнең техник таләпләренә туры килми дигән караш әйтәләр. Ул күчмә әйну халкы тарафыннан сөйләшелә. Сахалинда һәм Япониядә таралган айн теле (кайвакыт айну теле дип язылырга да мөмкин) белән төрле тел булып тора.

Әйну теленең киң таралган язуы юк. Шулай да, язып куярга кирәк булганда гадәттә уйгыр гарәп әлифбасы кулланыла.

Әйну саннары фарсы теленнән алынган:

  • 1 – yäk
  • 2 – du
  • 3 – si
  • 4 – čar
  • 5 – pänǰ
  • 6 – šäš
  • 7 – häp(t)
  • 8 – häš(t)
  • 9 – noh
  • 10 – dah
  • 20 – bist
  • 100 – säd
  • 1000 – hazar
  1. ScriptSource - China
  2. https://www.ethnologue.com/language/aib/24
  3. Ethnologue — 25, 19 — Dallas, Texas: SIL International, 1951. — ISSN 1946-9675
  4. Bakker, Peter (2003). "Mixed Languages as Autonomous Systems". in Matras, Yaron (in en). The Mixed Language Debate: Theoretical and Empirical Advances. Berlin: Mouton de Gruyter. pp. 107–150. ISBN 978-3-11-017776-3.