Хәләҗ теле
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Хәләҗ теле | |
Илләр: | |
---|---|
Сөйләшүчеләр саны: | |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: |
юк |
Тел кодлары | |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Хәләҗ теле — төрки телләрдән берсе. Үзәк Иранда (Ком, Мәркәзи останнары), Әфганстанда таралган. Сөйләшүчеләр саны 40 мең кше тирәсендә (2000 ел). Ике — төньяк һәм көньяк диалектларга бүленә.
Хәдәҗ телендә борынгы төрки тел элементлары, хосусән, беренчел озын сузыклар сакланган; сүз уртасында һәм ахырында башка төрки телләрдә з, т, й, р килгән урыннарда д куллана (һадақ — тат. аяк). Лексикада төрки катламны һәм килеп чыгышы анык булмаган сүзләр катламын аералар; азәрбайҗан теленнән, иран телләреннән алынмалар бар.
Саннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1 - [biː] - бӣ
- 2 - [æk.ki] – әкки
- 3 - [yʃ] – үш
- 4 - [tœœɾt] - тө̄рт
- 5 - [bieʃ] – биеш
- 6 - [al.ta] – алта
- 7 - [jæt.ti] – йәтти
- 8 - [sæk.kiz] – сәккиз
- 9 - [toq.quz] – тоққуз
- 10 - [uon] – уон
- 20 - [ji.iɾ.mi] – йиирми
- 30 - [hot.tuz] – һоттуз
- 40 - [qiɾq] – қырқ
- 50 - [æl.li] – әлли
- 60 - [alt.miʃ] – алтмыш
- 70 - [yæt.miʃ] – үәтмиш
- 80 - [saj.san] – сайсан
- 90 - [toqx.san] – тоқхсан
- 100 - [jyːz] – йү̄з
- 1000 - [min], [miŋk] – мин, миңк