Сойот-цаатан теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сойот-цаатан теле latin yazuında])

Сойо́т-цаата́н теле (яки сойо́т теле) — тыва теленә, тофа теленә һәм көк-мончак теленә якын төрки тел. Ике диалектка бүленә: Бурятиянең Окин районында сойот (сойыт) теле (Россия, Сойотларның юкка чыккан диярлек теле) һәм Монголиянең Дархан казанлыгында дуһа (туъha) теле. Башка караш буенча Монголиядә ике диалект — цаатан теле һәм сойот теленең уйгур-урянхай диалекты. 2001 елда сойот диалекты өчен кириллица нигезендә язма эшләнгән булган. Әлифба һәм уку әсбаплары нәшер ителгән булган, укытучылар әзерлеге алып барыла, Бурятиянең сойот мәктәпләрендә тел укытуы кертелә.[1].
(2003 ел сойот-бурят-рус сүзлеге буенча) сойот әлифбасы:

А а Б б В в Г г Ғ ғ Д д Е е Ё ё
Ж ж З з И и I i Й й К к Қ қ Һ һ
Л л М м Н н Ң ң О о Ө ө П п Р р
С с Т т У у Ү ү Ф ф Х х Ц ц Ч ч
Ҷ ҷ Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ә ә
Ю ю Я я

Сузыкларның озынлыгы хәрефне икеләтү белән, фарингализация — хәрефтән соң калын билгене (ъ) кую белән билгеләнә.[2].

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рассадин В. И. Словарь сойотско-русский. — СПб.: Дрофа, 2006. — 208 с.
  • Рассадин В. И. Сойотско-бурятско-русский словарь. — Улан-Удэ, 2003.
  • Рассадин В. И. О сойотах и их языке// Мир Центральной Азии: Языки. Фольклор. Литература: Материалы Международной научной конференции. Т. IV. Ч. 1. — Улан-Удэ: БНЦ СО РАН, 2002. — С. 100—105.
  • Рассадин В. И. Сойоты и сойотский язык// Одон. — 2001. — № 10-11. — С.20-21.
  • Рассадин В. И. Лексика материальной культуры окинских сойотов// Проблемы бурятской диалектологии. — 1996. — С. 58-99.
  • Рассадин В. И. Животноводческая лексика в языке окинских бурят и сойотов// Проблемы бурятской диалектологии. — Улан-Удэ: БНЦ СО РАН, 1996. — С. 45-57.