Чукот теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чукот теле
Үзисем:

Ԓыгъоравэтԓьэн йиԓыйиԓ

Илләр:

Русия

Сөйләшүчеләр саны:

5095 (2010)[1]

Халәт:

җитди куркыныч астында[d]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кирилл язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

чук 800

ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

ckt

Чукот теле — Чукотка-Камчатка телләре гаиләсенең чукот-коряк тармагына караган тел.

Русиянең Чукот автономияле бүлгесендә, Коряк бүлгесендә, Саха Җөмһүриятенең Түбән Колыма районында таралган. Сөйләшүчеләрнең саны — 15 мең кешедән артык. Чукот теленең унга якын диалекты бар, шуларның иң әһәмиятлеләре: көнбатыш (уэлен) — әдәби телгә нигез булган; көнбатыш (певек). Чукот теленең фонетик төзелешендә 6 сузык, 13 тартык аваз бар; аларда сингармонизм, ассимиляция, диссимиляция күренешләре күзәтелә. Грамматик төзелеше ягыннан агглютинатив телләр рәтенә керә. Синтаксисында кушма сүзләргә карата гади сүзләр күбрәк кулланалар. Лексикасында эскимос, юкагир, урыс теленнән үзләштерлгән сүзләр бар.

Язуы 1931 елда латин графикасы нигезендә булдырылган, 1936 елдан исә кирилл графикасы нигезендәге әлифбасына күчерелгән.

Әлифба[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге әлифба:

А а Б б В в Г г Д д Е е Ё ё Ж ж
З з И и Й й К к Ӄ ӄ Л л Ԓ ԓ М м
Н н Ӈ ӈ О о П п Р р С с Т т У у
Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы
Ь ь Э э Ю ю Я я '

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]