Коряк округы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коряк округы latin yazuında])
Коряк округы
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1 июль 2007
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Палана[1]
Административ-территориаль берәмлек Камчатка крае[1]
Сәгать поясы PETT[d]
Административ бүленеше Карагинский район[d][1], Олюторский район[d][1], Пенжинский район[d][1], Тигильский район[d][1] һәм Палана бистәсе[d][1]
Алыштырган Корякский автономный округ[d]
Мәйдан 292 600 км²
Рәсми веб-сайт kamchatka.gov.ru/?cont=oiv_din&menu=4&menu2=0&id=536
Харита сурәте
Карта
 Коряк округы Викиҗыентыкта

Коряк округы (коряк. Чав’чываокруг, рус. Коря́кский о́круг) ― Россия Федерациясенең Камчатка крае составында аерым статуска ия административ-территориаль берәмлек.

Төньякта Чукотка автономияле округы һәм Магадан өлкәсе белән чиктәш.

Административ үзәге – Палана штб.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 10 декабрендә Коряк милли округы оештырыла.

1934 елның 22 июлендә БҮБК Камчатка өлкәсе составына Чукотка һәм Коряк милли округларын кертергә карар итә[2].

Россия Федерациясенең мөстәкыйль субъекты буларак, Коряк автономияле округы Ерак Көнчыгыш федераль округы һәм Камчатка өлкәсе составына кергән.

2005 елның 23 октябрендә Коряк автономияле округын Камчатка өлкәсе белән берләштерү буенча референдум уздырыла. Халык төбәкләрне берләштерүне хуплый.

2007 елның 1 июленнән Камчатка өлкәсе һәм Коряк автономияле округы[d] Камчатка краена берләшкәннән соң, атамасы Коряк округы булып калган.

Россия Федерациясенең федераль конституцион законы һәм Камчатка крае уставына ярашлы рәвештә, округ «аерым статуска ия административ-территориаль берәмлек» булып тора[3].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коряк округы Камчатка ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан, ярымутрау мәйданының 60 % ын, материкның ярымутрауга якын бер өлешен һәм Карагинский утравын биләп тора. Көнчыгыштан Тын океанның Беринг диңгезе (көньяк ярының озынлыгы 1500 км артык), көнбатыштан Охот диңгезе (көньяк ярының озынлыгы якынча 1500 км) белән юыла.

Округның административ үзәге Палана бистәсеннән Мәскәүгә кадәр ара 6 280 км, Петропавловск-Камчатскийга кадәр 851 км (туры юлдан).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1959[4]1970[5]1979[6]1989[7]1990[8]1991[8]1992[8]1993[8]1994[8]1995[8]
27 52530 91734 26539 36337 62237 70937 36635 70533 07131 155
1996[8]1997[8]1998[8]1999[8]2000[8]2001[8]2002[9]2003[8]2004[8]2005[8]
29 88129 02628 32427 48026 64525 83125 15724 96424 34823 839
2006[8]2007[8]2008[8]2009[10]2010[11]2012[12]2013[13]2014[14]
23 18522 58021 88621 06818 75918 35417 99717 581

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча: руслар 8669 кеше (46,2%), коряклар 5676 кеше (30,3 %), чукчалар 1327 кеше (7,1 %), ительменнар 948 кеше (5,1%), эвеннар 743 кеше (4,0 %), украиннар 474 кеше (2,5 %)[15].

Климат, табигать һәм сейсмик шартлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климаты кырыс, субарктик, ярларында диңгез климаты, эчке районнарда ― континенталь климат. Кыш озын, карлы һәм салкын, гыйнварның уртача температурасы −24 °C…−26 °C. Җәй кыска, салкын һәм яңгырлы, июльнең уртача температурасы +12 °C…+14 °C. Явым-төшемнең уртача күләме елына 300дән 700 ммга кадәр.

Табигате төрле: урталыкта тау сыртлары, яр буенда сопкалар[d], урман-тундра зонасы һәм тундра[d] киңлекләре, урыны белән күпьеллык туңлык. Балыкларга бай меңләгән елга һәм күлләр (кета, горбуша, голец, хариус, форель); дистәләгән төрле хайваннар (аю, поши, кар тәкәсе, куян, төлке, кеш һ.б.), йөзләгән урман һәм су кошы төрләре. Тундрада көтүлекләрдә боланнар йөртелә.

Төп елгалар: Пенжина (озынлыгы 713 км), Таловка (458 км), Вывенка (395 км), Пахача (293 км), Апука (296 км), Укэлаят (288 км). Күлләр: Таловское (44 кв.км), Паланское (28 кв. км).

Тау сыртлары: Срединный, Ветвейский, Пенжинский, Пахачинский, Олюторский һ.б. Биеклекләр: Хувхойтун тавы (2613 м), Ледяная тавы (2562 м), Острая тавы (2552 м). Шишель тавы (2531 м), Тылеле сопкасы (2234 м).

Тыюлыклар: Говен борыны, Лавров бухтасы һәм Парапольский дол кергән Коряк табигый тыюлыгы (327 мең га); табигый заказниклар: Карагинский утравы (193 мең га), Морошечная елгасы (150 мең га), Белая елгасы (90 мең га), Палана күле (88 мең га), Каазарок лагунасы (17 мең га), Утхолок (50 мең га).

Табигать һәйкәлләре: Палана геотермаль чишмәләре, Анастасия бухтасы, Маньчжур утравы, Карагай урманы, Шаманка елгасы аметистлары һ. б.

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть, табигый газ, күмер, төсле металлларның (бакыр, никель, аккургаш, терекөмеш) руда ятмалары; агалтын (платина) һәм алтынның үзәнлектәге ятмалары.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп тармаклары: балык сәнәгате (балык һәм диңгез продуктларын табу һәм эшкәртү), авыл хуҗалыгы, боланчылык, күмер һәм төсле металллар чыгару, электр энергетикасы, транспорт, туризм.

ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Народовластие» газетасы. «Корякский большевик» дип аталган газетаның беренче саны 1937 елның 2 ноябрендә чыккан. 1953 елдан «Коряк коммунисты», 1991 елдан хәзерге исеме белән чыгарыла[16].

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коряк округы районнары Камчатка крае картасында
  • Карагинский районы, үзәге Оссора бистәсе (көньяк-көнчыгыш)
  • Олюторский районы, үзәге Тиличики авылы (төньяк-көнчыгыш)
  • Пенжинский районы, үзәге Каменское авылы (төньяк-көнбатыш)
  • Тигиль районы, үзәге Тигиль бистәсе (көньяк-көнбатыш)

Муниципаль берәмлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коряк округы территориясендә 33 муниципаль берәмлек: 1 шәһәр округы һәм 4 муниципаль район, 24 авыл җирлеге һәм 3 торак пунктлар арасындагы территория.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 ОКТМО. 185/2016. Дальневосточный ФО
  2. О НОВОМ АДМИНИСТРАТИВНОМ ДЕЛЕНИИ ДАЛЬНЕВОСТОЧНОГО КРАЯ.
  3. Федеральный конституционный закон Российской Федерации от 12 июля 2006 г. № 2-ФКЗ.
  4. Всесоюзная перепись населения 1959 года. әлеге чыганактан 2013-10-10 архивланды. 2013-10-10 тикшерелгән.
  5. Всесоюзная перепись населения 1970 года. Численность наличного населения городов, поселков городского типа, районов и районных центров СССР по данным переписи на 15 января 1970 года по республикам, краям и областям. әлеге чыганактан 2013-10-14 архивланды. 2013-10-14 тикшерелгән.
  6. Всесоюзная перепись населения 1979 г.
  7. Всесоюзная перепись населения 1989 года. әлеге чыганактан 2011-08-23 архивланды.
  8. 8,00 8,01 8,02 8,03 8,04 8,05 8,06 8,07 8,08 8,09 8,10 8,11 8,12 8,13 8,14 8,15 8,16 8,17 Численность постоянного населения на 1 января (человек) 1990-2010 года
  9. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  10. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
  11. Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских и сельских населённых пунктов
  12. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  13. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  14. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
  15. ТЕРРИТОРИАЛЬНЫЙ ОРГАН ФЕДЕРАЛЬНОЙ СЛУЖБЫ ГОСУДАРСТВЕННОЙ СТАТИСТИКИ ПО Камчатскому краю.
  16. Календарь знаменательных и памятных дат по Камчатскому краю на 2022 год. әлеге чыганактан 2021-12-19 архивланды. 2023-11-22 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]