Коряклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коряклар latin yazuında])
Коряклар
Үз аталышы

чавчывав, нымылъын, алюторлар

гомуми сан

7953

яшәү җире
Теле

коряк теле, алютор теле, урыс теле

Дине

православлык, шаманлык

Кардәш халыклары:

чукчалар, кереклар, алюторлар, ительменнәр

 Коряклар Викиҗыентыкта

Коряклар, үзатамалары чавчывав, нымылъын, алюторлар (рус. Коря́ки) ― Россия Федерациясенең төп халыкларының[d] берсе; Камчатка ярымутравының төньяк өлешендәге җирле халык. Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең Камчатка краенда, Магадан өлкәсендә һәм Чукотка автономияле округында компактлы яшиләр.

Гомуми саны якынча 8 мең кеше (7485 кеше, РФ 2021 елгы халык санын алу[d] мәгълүматлары буенча).

Башлыча рус телендә сөйләшәләр, әмма 1460 кеше коряк телен куллануны дәвам итә, язу кириллица нигезендә.

Россия Федерациясенең Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышындагы аз санлы җирле халыклар исемлегенә кертелгән[3].

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коряклар арасында бүген христианлык (рус православиесе) таралыш алган, әмма традицион ышанулар (шаманизм) көчле булып кала.

Бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коряк округы?!
Камчатка крае

Һөнәр төрләре һәм яшәү рәвеше буенча коряклар традицион рәвештә тундра корякларына һәм яр буе корякларына бүленәләр. Һәр төркем үз телендә сөйләшә һәм үз эченә берничә кечерәк территориаль төркемнәрне ала.

  • Тундра коряклары (үзатамалары: чавчыв, чавчывав «болан караучы») эчке тундрада боланнар үрчетү белән шөгыльләнүче күчмә халык. Туган телләре ― коряк теле.
  • Яр буе коряклары (үзатамалары нымылъын, нымылъу) диңгездә балык тоту белән шөгыльләнүче, яр буенда утрак тормышлы кешеләр. Туган телләре ― алютор теле, шуңа күрә бөтен төркемне кайвакыт алюторлар дип тә атыйлар.

Яр буе корякларына кереклар[d] якын (Беринг диңгезенең[d] Наталья[d] бухтасы һәм Наварин[d] борыны арасындагы яры), совет чорында коряклар составына кертеп исәпләнгәннәр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Коряклар хәрби киемдә.

Атарган бистәсен тикшерү җирле коряк кабиләләренең металл куллану белән руслар килгәнче, төгәлрәге беренче меңьеллыкның соңгы гасырында таныш булуларын күрсәтә[4].

Коряклар турында беренче искә алу XVII гасыр уртасындагы документларда очрый.

Корякларның ата-бабалары, мәдәни якынлыктан чыгып караганда, охот мәдәнияте[d] булдыручылар булып торалар (б.э. 1 меңьеллыгы).

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиядә коряклар саны:

Корякларның торак пунктлар буенча саны (2002 ел) [5]

Камчатка крае

  • Палана штб — 1212
  • Тымлат — 706
  • Манилы — 565
  • Седанка— 446
  • Лесная — 384
  • Вывенка — 362
  • Оссора штб — 351
  • Тиличики — 329
  • Карага — 289
  • Слаутное — 254
  • Таловка — 254
  • Петропавловск-Камчатский — 245
  • Тигиль — 203
  • Хаилино — 201
  • Воямполка — 163
  • Ивашка — 162
  • Хайрюзово —102

Магадан өлкәсе:

  • Верхний Парень — 262
  • Эвенск штб — 234
  • Тополовка — 160

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тын океанның төньяк өлешендә яшәүче коряклар һәм индейләр[d] мәдәнияте арасында якынлыкны аларның мифологиясеннән дә яхшырак бернәрсә дә күрсәтми. Кайбер дини вакыйгалар чор ахырында алынган булса да, мифлар гадәттә озак вакыт һәм хәтта иң ерак чорларда да акыл халәтен чагылдыра[6].

Чукча[d] һәм коряклар тормышы арасында охшашлык зур, гәрчә эскимосларның яшәү рәвешенең характерлы үзенчәлекләре, кагыйдә буларак, юкка чыга бара. Коряклар һәм ительменнар[d] арасында эскимослар белән охшашлык элементлары саны әкренләп кими, ә киресен исбатлаучы мифлар саны арта[7].

Корякларның тораклары конуслы күчереп йөртелә торган чум[d]ярангадан[d] тора. Шулай ук уртада ташлар белән уратып алынган, квадрат яки түгәрәк учагы булган, диаметры 3–12 метрлы түгәрәк, яртылыш землянка йортлар да торак булып хезмәт иткән.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Филателия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елда СССРда «СССР халыклары» этнографик почта маркалары сериясе чыгарыла. Алар арасында корякларга багышланган марка да булган.

1960―1963 елларда СССРда төрле халык костюмнары сурәтләнгән «СССР халыклары костюмнары» этнографик почта маркалары сериясе чыгарыла. Алар арасында корякларга багышланган марка да булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Национальный состав населения Российской Федерации согласно переписи населения 2021 года.
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 Всероссийская перепись населения 2010 года.
  3. Распоряжение Правительства РФ от 17 апреля 2006 года №536-р «Об утверждении перечня коренных малочисленных народов Севера, Сибири и Дальнего Востока Российской Федерации (с изменениями на 26 декабря 2011 года)».
  4. Vasil’evskii R. S., Merbs B. P., Chard C. S.The Mythology of the Koryak // American Antiquity, Vol. 30, № 1 (jul., 1964), p. 23
  5. База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года. әлеге чыганактан 2019-07-12 архивланды. 2023-11-20 тикшерелгән.
  6. Jochelson W.The Mythology of the Koryak//American Anthropologist, New Series, Vol. 6, No. 4 (Jul. — Sep., 1904), p.422.
  7. Collins H.B.Culture Migrations and Contacts in the Bering Sea Region//American Anthropologist, New Series, Vol. 39, No. 3, Part 1 (Jul. — Sep., 1937), p.379.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народы Сибири, М. — Л., 1956;
  • Гурвич И. С., Кузаков К. Г., Корякский национальный округ, М., 1960;
  • Антропова В. В., Культура и быт коряков, Л., 1971.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]