Миф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Миф latin yazuında])
Миф
Сурәт
Кайда өйрәнелә мифография[d]
 Миф Викиҗыентыкта
Борынгы грек мифологиясе алласы

Миф (бор. грек. μῦθος, mythosсүз, хикәят) — борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар хакындагы хикәяләре. Мифларның җыелмасы исә мифология дип атала. Әлеге төр хикәятләрне өйрәнү белән шөгыльләнә торган фәнне дә мифология дип атыйлар.

Мифлар фольклорның борынгы катламы дип санала.

Мифологиянең нигезендә түбәндәге борынгы фикерләү формалары ята:

  1. Анимизм (табигать күренешләрен һәм төрле җансыз әйберләрне җанлы-тере итеп күрсәтү).
  2. Тотемизм (нинди дә булса хайваннан, кош-корттан, үсемлек яки башка предметтан тотем ясап, аңы изгеләштерү).
  3. Антропоморфизм (хайваннарга, үсемлеләргә, җансыз әйберләргә кеше сыйфатларын бирү, аларны «кешеләштерү»).
  4. Магизм (аерым гыйбарәләрнең, эш-хәрәкәт яки йолаларның кодрәтенә ышану).
  5. Фетишизм (төрле предметларны сихри көчкә ия дип олылау).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры / Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел.