Палана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Палана latin yazuında])
Палана
Халык саны 2920 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+12:00
География
АТБ Палана бистәсе
Ил Россия
Мәйдан 15 км²
Координатлар 59°5'3"тн, 159°57'1"кнч
Почта индексы 688000 Edit this on Wikidata
Телефон коды 41543 Edit this on Wikidata
Карта

Палана (коряк. Ӄычг'эт, Пыльг'ыльг'ын, рус. Пала́на) ― шәһәр тибындагы бистә, Россия Федерациясенең Камчатка крае составында аерым статуска ия административ–территориаль берәмлек ― Коряк округының административ үзәге. «Палана бистәсе» шәһәр округын тәшкил итә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камчатканың көнбатыш ярында, Палана[d] елгасының Охот диңгезенә кушылган урыныннан 7 км ераклыкта урнашкан.

Камчатка краеның административ үзәге Петропавловск-Камчатский шәһәренә кадәр (җир өсте транспорты өчен) 936 км, Тигиль[d] авылына кадәр 165 км. Бистәдән көнбатышка таба 4 км ераклыкта Палана[d] региональ аэропорты урнашкан.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистә исеме шул ук исемдәге елга исеме буенча аталган, ул коряк теленнән тәрҗемә иткәндә Пылылъын «шарлавыгы булган» дигәнне аңлата. Шулай ук бистәнең корякча Камэран («суынган кета йорты») һәм ительменча Кылхит («каен үскән урын») исемнәре бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр Атласовның[d] рус казаклары отряды хәзерге торак пункт урынына 1697 елда килеп чыга, ул вакытта биредә коряк торак пункты Ангавит урнашкан булган, казаклар аны Урта Паланский дип атаганнар[1]. Еш су басулар булу сәбәпле, 1876 елда торак пункт хәзерге урынына күчерелә. 1896 елга 16 йорт һәм 11 землянка исәпләнә, аларда 180 кеше яшәгән. Үзәктә чиркәү һәм кибет булган. Халыкның күпчелеге ительменнар һәм коряклар, руслар 20 кеше генә булган. Җирле халык балык тоту һәм аучылык белән шөгыльләнгән. Ул вакытта Палана кешеләре боланнар тотмаган, кышкы транспортның төп төре этләр булган.

1920 елга Паланада 250 кеше яши. Авылда чиркәү һәм мәктәп, 37 бура йорт һәм 3 землянка булган. 1925 елда чиркәү бинасына авыл клубы урнашкан, биш елдан соң бина сүтелгән һәм яңа мәдәният йорты итеп үзгәртеп корылган.

1926 елның декабрендә авылда фельдшерлык пункты, 1930 елның 16 октябрендә радиопочта бүлекчәсе, 1937 елда китапханә ачыла.

1937 елның 15 октябрендә БҮБК Президиумының 88-нче карары белән Ерак Көнчыгыш крае Камчатка өлкәсе Коряк милли округының[d] административ үзәге Коряк культбазасыннан[d] Палана авылына күчерелә[2].

1955 елның 23 августында Коряк өлкә башкарма комитетының 60-нчы карары белән Паланада урман хуҗалыгы оештырыла, ул бөтен округ территориясендә урман хуҗалыгы алып бару өчен җавап бирә башлый.

1962 елның 20 июлендә Палана авылы эшчеләр бистәсе статусын ала[3].

1990 елда Паланада Коряк педагогика училищесы ачыла.

2000 елда Тын океан флотының атом су асты көймәсенә «Палана» исеме бирелә, шул ук вакытта Коряк автономияле округы администрациясе һәм су асты көймәсе экипажы шефлык элемтәсе турында килешү төзи.

2003 елның 1 июнендә мәдәният һәм ял паркына нигез салынган[4].

2005 елның 18 февралендә эшчеләр бистәсе шәһәр округы статусын ала.

2007 елның 1 июленә кадәр Палана эшчеләр бистәсе Россия Федерациясе субъекты булган Коряк автономияле округының[d] административ үзәге булып торган, аннары яңа төзелгән Камчатка крае составына аерым статуска ия административ-территориаль берәмлек буларак кергән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1959[5]1970[6]1979[7]1989[8]2002[9]20072009[10]2010[11]2012[12]2013[13]2014[14]
9242735368743433928375335913155315931343057

ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның февралендә Паланада «Палана» ДТРК («Камчатка» ДТРК территориаль бүлеге) оештырылган булган. 2005 елда, ВГТРК[d] инициативасы буенча, «Камчатка» ДТРК белән берләшү нәтиҗәсендә «Палана» аның территориаль бүлекчәсенә әверелә, тулысынча үз телеэфирыннан мәхрүм кала[15].

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1-нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе. 1892 елда ачылган. 1937 елдан ― җидееллык, 1950 елдан ― урта мәктәп. 1970-еллар башында ике яңа типовой бина төзелә. 450 гә якын укучы белем ала[16].

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паланадан 7 км ераклыкта, Палана елгасы тамагында урнашкан рейдтагы диңгез судноларын бушату пункты (портпункт) бар. Портпункт Петропавловск-Камчатский, Владивосток, Находка һәм Магаданнан ягулык, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары алып килгән корабларны бушатуны тәэмин итә. Диңгез навигациясе өчен елның иң уңайлы вакыты ― майоктябрь.

Җирле һава линияләре аэропорты (Камчатка авиация предприятиесе) бар, ул Петропавловск-Камчатский һәм район бистәләреннән очкычлар һәм боралаклар кабул итә. Шулай ук йөк ташу өчен кулланыла.

Паланадан 440 км озынлыктагы кышкы юл (зимник) буенча автомобиль транспортында Камчатка краеның Быстринский районында урнашкан Эссо[d] һәм Анавгай[d] авылларына кадәр, аннан автомобиль юлы буенча Петропавловск-Камчатскийга кадәр барырга мөмкин.

Һәлакәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 елның 12 сентябрендә җирле вакыт белән 12:28 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 4:28) Елизово (Петропавловск-Камчатский) ― Палана маршруты буенча 251нче рейс белән барган Ан-28 очкычы Палана бистәсеннән 10 километр ераклыкта һәлакәткә очраган. 10 кеше һәлак булган.
  • 2021 елның 6 июлендә Ан-26 очкычы Охот диңгезе яр буендагы кыяга бәрелә. 22 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак була.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бистә, бөтен төбәк кебек үк, Ерак Төньяк районнарына карый.

Палана климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,4 3,6 6,8 18,1 20,6 27,6 30,0 27,7 24,4 17,8 12,6 6,4 30,0
Уртача максимум, °C −5,1 −4,5 −1,8 2,1 6,6 11,9 15,0 15,9 13,2 7,8 1,0 −3,5 4,9
Уртача температура, °C −7,6 −7,1 −4,6 −0,6 3,4 8,2 11,5 12,5 9,7 4,9 −1,3 −5,8 1,9
Уртача минимум, °C −9,8 −9,4 −7 −2,6 1,2 5,7 9,3 10,2 7,1 2,6 −3,3 −7,9 −0,3
Абсолют минимум, °C −28,6 −31,7 −24,8 −14,8 −7,2 −5,5 2,5 2,6 −1,1 −7,5 −16,5 −26 −31,7
Явым-төшем нормасы, мм 118 80 84 90 64 53 62 91 111 174 130 109 1166
Чыганак: «Погода и климат»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Леонтьев В. В., Новикова К. А. Топонимический словарь Северо-Востока СССР / науч. ред. Г. А. Меновщиков; ДВО АН СССР. Сев.-Вост. комплекс. НИИ. Лаб. археологии, истории и этнографии. — Магадан: Магад. кн. изд-во, 1989. — С. 299. — 456 с. — 15 000 экз. — ISBN 5-7581-0044-7.
  2. Сборник указов и распоряжений ВЦИК, 1937 г, п.31, с.190
  3. Указ Президиума Верховного Совета РСФСР; ф.1, д. 124, л.26
  4. История Паланы.
  5. Всесоюзная перепись населения 1959 года. әлеге чыганактан 2011-08-23 архивланды.
  6. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  7. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
  8. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
  9. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  10. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
  11. Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских и сельских населённых пунктов
  12. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  13. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  14. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
  15. На ГТРК "Палана" осталось только пять журналистов (Корякский АО).
  16. Календарь знаменательных и памятных дат по Камчатскому краю на 2022 год. әлеге чыганактан 2021-12-19 архивланды. 2023-11-19 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]