Шәһәр тибындагы бистә
Шәһәр тибындагы бистә | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
![]() |
Шәһәр тибындагы бистә (кыскача ш.т.б., рус. посёлок городско́го ти́па) — СССР вакытында чыгарып ясалган җирлек төре. Халык исәбе буенча шәһәр һәм авыл арасында.
Шәһәр тибындагы бистәләрдә халыкның төп өлеше (85 % тан) авыл хуҗалыгыдан тыш өлкәләрендә эшли. Советлар вакытында поселокның халык исәбе 3 мең кешедән башланды (шәһәрнең — 12 мең кешедән).
«Шәһәр тибындагы бистә» атамасы белән «эшчеләр бистәсе» атамасы да куллана. Болар атамалар мәгънәсе бик якын. Әмма шәһәр тибындагы бистә — география атамасы, ә эшчеләр бистәсе (э.б.) — идарә-хуҗалык төшенчәсе.
2008 елның 1 гыйнварына Россиядә 1361 шәһәр тибындагы бистә бар. Халык исәбе буенча (2010) Россиядә иң зур шәһәр тибындагы бистәсе - Ставрополь краендагы Горячеводский (36 965 кеше).
Постсовет пространствосында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Азәрбайҗан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елда Азәрбайҗандә (шул исәптә Таулы Карабах Республикасы котроле астындагы территорияләрдә) 256 шәһәр тибындагы бистә (әзери. qəsəbə, гәсәбә) булган.
Әрмәнстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1990-елларда барлык шәһәр тибындагы бистәләр (әрм. Քաղաքատիպ ավան, транслитерация: Кһағакһатип аван) авылларга яки шәһәрләргә үзгәртеп корылганнар.
Белорусия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2008 елда Белорусиядә 94 шәһәр тибындагы бистә (белар. Пасёлак гараскога тыпу) булган.
Грузия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елда Грузиядә 50 шәһәр тибындагы бистә (гөрҗ. დაბა, транслитерация: даба) булган, шул исәптә Төньяк Осетиядә һәм Абхазиядә — 8 шәһәр тибындагы бистә.
Казакъстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2010 елда Казакъстанда 55 шәһәр тибындагы бистә (каз. кенті) булган.
Кыргызстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2010 елда Кыргызстанда 55 шәһәр тибындагы бистә (кырг. шаар тибиндеги поселок, шаарча) булган.
Латвия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1990—1993 елларда барлык шәһәр тибындагы бистәләр (лтш. Pilsētciemats) авылларга яки шәһәрләргә үзгәртеп корылганнар.
Молдавия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1990-елларның башында барлык шәһәр тибындагы бистәләр авылларга яки шәһәрләргә үзгәртеп корылганнар. (чыгарма: Днестр буе Молдован Җөмһүрияте территориясе.
Таҗикстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елда Таҗикстанда 57 шәһәр тибындагы бистә булган.
Төркмәнстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2012 елда Төркмәнстанда 78 шәһәр тибындагы бистә булган.
Үзбәкстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны карагыз: Үзбәкстан шәһәр тибындагы бистәләре
Украина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2009 елда Украинада 855 шәһәр тибындагы бистә булган. 2001 елның җанисәбе буенча иң зур ШТБ — Харковь өлкәсендәге Ковшаровка (20 729 кеше).
Эстония[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2006 елда Эстониядә 10 шәһәр тибындагы бистә булган.