Казаклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казаклар latin yazuında])

Казакълар белән бутамагыз.

Казаклар торган җир
Кыпчак даласы — иске казаклар VIIXVI гасырларда яшәгән вә формалашкан җир
Кубан казаклары, 1916

Казаклар (tat.lat. Qazaklar, Kazaklar(үле сылтама)) — ирекле кешелер буларак Ауразия далаларында формалашкан этносоциаль төркем. Алтын Урдада һәм борынгы татар ханлыкларында казаклар — түбән гаскәри дәрәҗәсе, иң кыю батырлардан берсе. Бүгенге казакларның токымнары — кыпчаклар, татарлар, казакълар, ногайлар, нагайбәкләр, үзбәкләр, украин һәм руслардан гайре Ауразиядә яшәгән башка халыклар.

Сүз чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Казак» сүзе татар теленнән килеп чыккан. Аның чыгышының берничә аңлатмасы бар.

  • Беренче юрама буенча «казак» сүзе — түбәндәдәге Иделдә яшәгән татарлардан килеп чыккан. Аларда «ак каз» — иң турылыклы, кыю, чистә кош булганлыктан тотем (олылый торган хайван) булган. Шушы юраманы хәзерге казакларның төшенчәләре исбатлыйлар:
«есаул» — татар сүзләреннән «йөз» «авыл» килеп чыккан — йөзавыл — йөз авылларда сайланган гаскәр башлыгы.
«атаман» — татар сүзеннән «ата», «атай» (шуңа күрә рус телендә «батька» булып та исемләнә)
«улан» татар сүзеннән «оглан» килеп чыккан
казак диалектларында күп татар сүзләре бар (буерак, урман, яр һәм бүтән). Казаклар турында Шолоховның бөек әсәрендә «Тын Дон» күп татар теленнән чыккан сүзләр тупланган.
  • Икенче юрама буенча «казак» качак дигәнне аңлата.
  • Кайбер гәлимнәр исә «казак» сүзе гарәп сүзе «гази»-дән («азат сугышчы») чыккан дип уйлый. Бу сүздән хәзерге казакъ халкы исеме дә килеп чыгуы мөмкин.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда гаскәрләре Легнице сугышында (1240 ел). Рәсем, 1630 ел

Алтын Урда заманда «казак»-лар инде билгеле булганнар. Кайбер элеккеге тарихчылар Алтын Урданың гаскәрен «казаклар» дип атап йөрткән. Казаклар — Алтын Урданың хәрби катлавы булган.

Шул татар хәрби катлавы исеменнән Россия Империясендә Казаклар хәрби катлавы килеп чыккан.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]