ССРБ Кораллы көчләрендә хезмәт иткән өчен ордены

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ССРБ Кораллы көчләрендә хезмәт иткән өчен ордены latin yazuında])
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен ордены
Ил Калып:Байрак/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Төр орден
Кемгә бирелә хәрби хезмәткәрләргә
Кем бирә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Советы Президиумы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Беренче бүләкләү 17 февраль 1975
Соңгы бүләкләү 19 декабрь 1991
Бүләкләүләр саны III - 69 576, II - 589, I - 13
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Чиратлылык
Олырак бүләк Кызыл Йолдыз ордены
Кечерәк бүләк Хөрмәт Билгесе ордены

“Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” орденыCəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе хәрби дәүләт бүләге.

1974 елның 28 октябрендә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителде.[1]

Орденның III, II, I дәрәҗәләре бар. I дәрәҗә югарырак санала.

Әлеге орденның I дәрәҗәдәгесе Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәге иң сирәк (13 мәртәбә) кулланылган бүләк. (Мәсәлән, Җиңү ордены – 20(19) мәртәбә бирелде).

Рәссамы – Л.Д. Пилипенко.[2]

Статут.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кораллы Көчләрнең, Хәрби-Диңгез Флотының, чик буе һәм эчке гаскәрләрнең хәрби хезмәткәрләре бүләкләнә:

  • хәрби-сәяси әзерлектәге уңышлар өчен,
  • яңа хәрби техниканы үзләштерүдәге өлгерлек өчен,
  • хәрби бурычны үтәүдәге югары күрсәткечләр өчен,
  • хәрби башлыкларның боерыгын үтәгәндә күрсәткән аеруча батырлык өчен

Орденның 3 дәрәҗәсе белән дә бүләкләнгәннәргә ташламалар каралган:

  • Пенсияне 15 % ка арттыру
  • Торак белән беренче читатта тәэмин ителү
  • Таксидан кала башка төр транспорттан бушлай файдалану
  • Елга 1 мәртәбә ял йортларына бушлай путевка алу
  • Елга 1 мәртәбә тимер юл, су һәм һава транспортында бушлай барып кайту

Тасвирлама.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I дәрәҗә орденның билгесе бер-берсе өстенә куелган ике дүртпочмаклы йолдыздан тора. Өске йолдыз алтынланган көмештән ясалган нурлардан гыйбарәт. Үзәгендә - зәңгәр фондагы имән яфраклары белән уратылган алтынланган бишпочмаклы йолдыз әйләнәсендәге ак эмаль тасмага алтын хәрефләр белән “Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” дип язылган, урак-чүкеч ясалган. Йолдыз һәм тасма оксидлаштырылган көмештән ясалган якорьга һәм канатларга беркетелә. Аскы йолдыз зәңгәр эмаль белән капланган, өстенә көмештән ясалган ике ракета сурәте кара-каршы урнаштырылган.

  • II дәрәҗә орденның аермасы – өске йолдыздагы бишпочмаклы йолдызчык гына алтынланган, башка өлешләре көмештән.
  • III дәрәҗә орден көмештән генә ясала.

Биеклеге 58 мм, киңлеге 58 мм. Авырлыгы 64,5 г. Җиңү орденыннан кала иң авыр орден исәпләнә.

Тарих.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • III дәрәҗә орден белән 1975 елның 17 февралендә Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне алдыннан күп санлы офицерлар, генераллар, адмираллар бүләкләнә.
  • II дәрәҗә орден белән 1976 елның 30 июлендә 70 яше тулу уңаеннан генерал-лейтенант И.В. Виноградов бүләкләнә.
  • I дәрәҗә орден белән бүләкләү 1982 елның февраль аенда була. Ул көнне генерал-полковник И.Г. Завьялов, генерал-майор И.К.Колодяжный, генерал-майор В.П. Щербаков, I ранг капитаны В.А.Порошин орденның өч дәрәҗәсенең дә тулы хуҗалары була.
  • 1991 елның ахырына III дәрәҗә орденны – 69 576, II дәрәҗәне – 589, I дәрәҗәне – 13 хәрби хезмәткәр алды.
  • “Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” орденын алган шәхесләр Россия Федерациясенең дәүләт бүләге - “Ватанга хезмәт иткән өчен” орденының чираттагы дәрәҗәсе белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә.
  • “Ватанга хезмәт иткән өчен” ордены белән беренче бүләкләү 1997 елның 19 ноябрендә булды.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://mondvor.narod.ru/OZaSlRod.html

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият:

1. Черников Н.Д. Ватан бүләкләре.К., 1975.

2. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982

3. Колесников Г. А., Рожков А. М. Ордена и медали СССР. М., ВИ, 1983

4. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996

5. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., «ПРО-КВАНТ», 2006

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984
  2. Н. Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975, 36 бит.