Светлана Романова (Славутская)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Светлана Романова (Славутская) latin yazuında])
Светлана Романова
(Славутская)
<!—Светлана Романова-->
Туган телдә исем Светлана Геннадий кызы Романова (Славутская)
Туган 24 декабрь 1952(1952-12-24) (71 яшь)
Алмания (Алмания Демократик Республикасы), Потсдам шәһәре
Яшәгән урын Марсил Сәлимҗанов урамы, Казан[1]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре драма артисты
Җефет Александр Славутский, режиссёр
Балалар улы Илья, артист
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2010)

 Светлана Романова
(Славутская)
Викиҗыентыкта

Светлана Романова (Славутская) (Светлана Геннадий кызы Романова (Славутская), рус. Светлана Геннадиевна Романова (Славутская) – драма артисты, В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрының әйдәүче артисты, Россиянең (2002) һәм Татарстанның (2007) халык, РСФСР атказанган (1986) артисты, Тукай премиясе лауреаты (2009). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 24 декабрендә Потсдам шәһәрендә (Алмания Демократик Республикасы) туган. Чиләбе мәдәният институтының мәдәни-агарту эше факультетын тәмамлаган (1975).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында 20 ел хезмәт итү дәверендә 20 дән артык рольдә чыгыш ясый. Иҗат итү мөмкинлеге төрлелеген, характерлы каһарманнарны уйнау осталыгын күрсәтте.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Устинья Наумовна — «Банкрот» А.Н. Островский.
  • Тадрахова — «Дульская ханым морале» (Мораль пани Дульской) Г. Запольская
  • Профессор Персиков хатыны — «Шомлы йомыркалар» (Роковые яйца) М. А. Булгаков.[2]
  • Лариса — «Чепи күз» (Куриная слепота) Н.В. Коляда.
  • Голиына, графиня — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
  • Целия Пичем — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт.
  • НКВД капитаны — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
  • Хизиона — «Йөрәкне яралый торган йорт» (Дом, где разбиваются сердца) Б. Шоу.
  • Раневская — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехов.
  • Клара Цеханасьян — «Ханымның килүе» (Визит дамы) Дюрренматт.
  • Москалева — «Абзый йокысы» (Дядюшкин сон) Ф. М. Достоевский.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2003 Халыкара «Камерата-транзит» театр фестивале (Чиләбе) — «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» призы («Пики дамасы» спектаклендә уйнаган графиня Голицына роле).
  • 2007 Бөтенрусия «Идел театр сезоннары» фестивалендә (Самар) — «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен» призы («Чия бакчасы» спектаклендәге Раневская роле).
  • РСФСР атказанган артисты (1986).
  • Россиянең халык артисты (2002).
  • Татарстанның халык артисты (2007).
  • Тукай премиясе (2009) — В.И. Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театрында куелган «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) спектаклендә Раневская роле өчен, иҗат төркеме составында.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Народные артисты» (СССР, РСФСР, ТАССР). Казан, 1980.
  2. СССР, РФ, РТ халык артистлары (автор-төзүче И. Илялова). Казан, «Мәгариф-Вакыт», 2011. (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]