Фоат Садриев
| Фоат Садриев | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телендәге исеме | Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев |
| Туган | 10 март 1941 (85 яшь) Татарстан АССРның Мөслим районы, Олы Чакмак |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
| Һөнәре | драматург, язучы. |
| Бүләк һәм премияләре | Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1994) Саҗидә Сөләйманова премиясе (2006). |
Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев — язучы, мәшһүр татар драматургы, Г. Тукай, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фоат Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Җидееллык мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне күрше Шуган авылында тәмамлый. 1958-1960 елларда төрле эшләрдә эшли. 1965 елда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укый.
Мөслимдә чыгучы «Авыл утлары» район газетасы мөхәррире булып эшли.
Фоат Садриев – 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Хәзерге чорда Мөслимдә яши.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Сәйденур (? ― 2023), һөнәре буенча укытучы.[1]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Язучы Фоат Садриевның хәләл җефете Сәйденур ханым вафат. Татарстан Язучылар берлеге
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фоат Садриев Тукай премиясенә тәкъдим ителде
- Яшәү мәгънәсен эзләү
- Ренат Әюпов Русиянең атказанган артисты, ә Фоат Садриев Татарстанның халык язучысы булды
- 10 март көнне туганнар
- 1941 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мөслим районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Татар язучылары
- Татар драматурглары
- 10 мартта туганнар
- Татарстанның халык язучылары
- Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары
- Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары
- Язучылар турында тәмамланмаган мәкаләләр

