Шамил Шәрифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Шәрифуллин latin yazuında])
Шамил Шәрифуллин
Туган телдә исем Шамил Камил улы Шәрифуллин
Туган 13 сентябрь 1949(1949-09-13)
СССР, Төрекмәнстан ССР, Чарджоу өлкәсе, Фәрәб
Үлгән 25 декабрь 2007(2007-12-25) (58 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Балалар Гүзәл Әбелханова
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - 1992

Шамил Шәрифуллин, Шамил Камил улы Шәрифуллин, рус. Шарифуллин Шамиль Камильевич (19492007) — композитор, педагог, фольклорчы. Татарстанның Тукай премиясе (2005), РСФСРның Д. Шостакович исемендәге дәүләт премиясе (1985) лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992). Казан консерваториясе профессоры (1999), кабинет мөдире. 1974 елдан СССР композиторлар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 13 сентябренда Төрекмәнстан ССР Чарджоу өлкәсе (1992 елдан Ләбап вилаяте) Фәрәб бистәсендә туган. «Баян» белгечлеге буенча Ашхабад музыка укуханәсендә, соңрак Казан музыка укуханәсендә белем ала. «Композиторлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (Анатолий Луппов, Альберт Леман сыйныфы, 1973), Мәскәү дәүләт консерваториясендә ассистентура-стажировка (Тихон Хренников сыйныфы, 1981) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976―2001 елларда Казан дәүләт консерваториясендә теория һәм композиторлык кафедраларында эшли, профессор (1999). Музыка теориясен, композицияне укыта. Казан дәүләт консерваториясенең Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире[1]. Фольклор экспедицияләрен оештыручы.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗатының төп юнәлеше — хор музыкасы. Татар музыка этнографиясен үстерүгә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра. Күптомлы «Татар халык музыка антологиясе» һәм «Татар халкының традицион китап җыры» җыентыкларын төзүгә зур өлеш кертә. «Мөнәҗәтләр»е Америка, Алмания, Швеция, Финляндия, Болгария, Чехословакия, Ватикан, Румда җылы кабул ителә.


« Ул үз иҗатында тирән һәм борынгы милли тамырларны хәзерге заман музыкасын һәм зур интеллектуаль көчне бергә куша.[2]
»

Шәкертләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Абязов, Илһам Байтирәк, Риф Гатауллин, А. Кавайкин.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Йосыф һәм Зөләйха» балеты
  • «Диалоги сфер» симфониясе
  • «Татар биюләре» симфониясе
  • «Татарские буколики» симфониясе
  • «Җыен» оркестр өчен концерт
  • «Дала» симфоник поэмасы
  • «Мөнәҗәтләр» хор өчен acapella концерты
  • «Авыл көйләре» хор өчен концерт
  • «Сары сандугач» хор өчен концерт
  • «Чәчәк турында җыр» оратория-балеты
  • «Болгар моңнары», «Борынгы халык көйләре» камера–уен кораллары әсәрләре
  • 50 дән артык җыр

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1994 ― «Борынгы халык моңнары» (җыентык). Төрле халык көйләрен берләштергән китап. Ул көйләр татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән язып алынган. Әсәрне кем, кайда башкарганы теркәлгән[3].
  • «Сак-Сок бәете» (җыентык).
  • Система ангемитонной пентатоники (константные и мобильные свойства). Китапта: Пентатоника в контексте мировой музыальной культуры. Казань, 1995.
  • Татар халык музыкасы: Балалар музыка мәктәпләре өчен. Китапта: Татарская народная музыка: Программа для ДМШ. Казань, 1997.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2023 елны Татар хор ассамблеясе Шамил Шәрифуллинга багышлый, шуңа күрә барлык хор коллективлары аның әсәрләрен башкара.
  • 2023 елның октябрендә Татар китабы йортында Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры Шамил Шәрифуллин истәлегенә камера концерты оештырган[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]