Илгиз Зәйниев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илгиз Зәйниев latin yazuında])
Илгиз Зәйниев
И.Г.Зәйниев.jpg
Тугач бирелгән исеме: Илгиз Газинур улы Зәйниев
Псевдонимнар: Илгиз Зәйни
Туу датасы: 23 май 1987(1987-05-23) (35 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Карасу
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы, режиссер
Иҗат итү еллары: 2008―х. в.
Юнәлеш: драматургия
Жанр: пьеса, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: 2004 елда «Ай кызы»
Премияләр: М. Җәлил премиясе (2009)
Дамир Сираҗиев премиясе (2021)
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Илгиз Зәйниев, әдәби псевдонимы Илгиз Зәйни, Илгиз Газинур улы Зәйниев (1987 елның 23 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Карасу) — язучы, драматург, режиссер, Татарстанның язучылар (2007) һәм сәхнә әһелләре берлекләре әгъзасы, Муса Җәлил (2009) һәм Дамир Сираҗиев (2021) исемендәге премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илгиз Зәйни

1987 елның 23 маенда Татарстан АССР (1990 елдан Татарстан) Аксубай районы Карасу авылында туган. Карасу урта мәктәбен (2004), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр институтын «театр актеры» (2008), «режиссерлык» (2015, курс җитәкчесе Ф.Р. Бикчәнтәев, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе) белгечлекләре буенча тәмамлый.

2008 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп кабул ителә, 2019 елга кадәр биредә хезмәт куя.
2009 елдан Камал театрында үзен режиссер буларак сынап карый. Беренче итеп Камал театрының кече сәхнәсендә шигъри һәм хореографик спектакльләр куя, соңрак театрның зур сәхнәсендә Р. Зәйдулла әсәрен сәхнәләштерә.

2019 елның 6 июненнән «Әкият» курчак театрының баш режиссеры[1].

2020 елның 22 гыйнварыннан «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе (директоры)[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә укыганда ук төрле жанрларда яза башлый. 2004 елда «Ай кызы» пьесасы «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә призлы урын ала. Татарстан, Башкортстан, Ырынбур, Мари Иле, Казакъстан театрларында егермеләп пьесасы буенча утызлап спектакль уйнала: «Туйга ничә көн кала» (2005, октябрь, «Нур» театры), «Мәхәббәт турында сөйләшик» (2006, май, Камал театры), «Амазонка һәм Айдар» (2006, сентябрь, Кариев театры), «Суган чәчәге» (2006, ноябрь, Камал театры), «Урман club» (2006, декабрь, Кариев театры).
Камал театры репертуарында И. Зәйнинең «Әрем исе», «Кечтүкле уен», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине», «Бабайлар чуагы», «Кәҗә, Сарык һ.б.» пьесалары буенча спектакльләр бара[3].

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елда Илгиз Зәйниев белән Тимур Бекмамбетов бергәләп язган «Хуҗа Насретдин» (Ходжа Насреддин) пьесасы буенча Мәскәүнең Милләтләр театрында куелган курчак спектакле (режиссёр-куючы Тимур Бекмамбетов) «Курчак театрында иң яхшы спектакль» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә лаек була. [4][5]

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Булат — «Зөбәйдә-адәм баласы»
  • Дәүләт — «Кыю кызлар»

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Әкият» театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ...

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ак юл. Яшь язучылар иҗаты (төзүчеләре Р. Зәйдулла, В. Нуриев). Казан: Идел-Пресс, 2012. ISBN 978-5-4428-0003-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]