Алмаз Хәмзин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмаз Хәмзин latin yazuında])
Алмаз Хәмзин
Туган 18 сентябрь 1947(1947-09-18) (76 яшь)
Түбән Кама районы, Ташлык авылы
Милләт татар
Һөнәре артист, юморист, композитор
Балалар өч бала: Алия, ...
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - 2008«Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2023

Алмаз Хәмзинтатар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист, «Чаян» журналы мөхәррире.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. Алмазның җыр дөньясына кереп китүе – аның укытучысына бәйле. Зыятдин Билалович физика укытучысы булуына карамастан, бик оста музыкант-баянчы, шәп спортчы икәнен әйтеп торасы да юк, укучысына Салих Сәйдәшевның барлык җырларын да өйрәтеп бетергән кеше. Алмаз Хәмзин укып-ташлап өч институтны бетерә: Авыл хуҗалыгы институты, төзүчеләр институты, педагогика институты. Соңгысында музыка факультетын тәмамлау аңа берничә һөнәр үзләштерергә мөмкинчелек бирә: композитор, режиссер, редактор.

Алмаз Хәмзин үзен төрле эшләрдә сынап карый: заводларда, төзелешләрдә, мәктәптә укыта, 13 ел буе Рәфкать Гомәров җитәкчелегендәге “Саз” ансамблендә эштән соңгы буш вакытларда җырлап йөри, филармониядә режиссер булып эшли.

Язган әйберләре байтак: бер китаплык юморескалар, йөздән артык пьесалар, җырлар. Үзе язган күп җырларны ул, гадәттә, ничек башкарырга кирәклеген өйрәтеп бирә. Оста гына җырчылар тыңлап карыйлар да, аның кебек җырлый алмаганын аңлыйлар, шуңа күрә ул кайбер җырларны үзе башкара.

Гаиләле. Өч баласы бар. Әтисенең таланты балаларга да күчкән дияргә була, мәсәлән, кызы Алия Хәмзина татар эстрадасында хәзерге көндә иң популяр җырчылардан берсе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]