Ләйсән Мөхәррәмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйсән Мөхәррәмова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ләйсән Мөхәррәмова
Л.М.Мөхәррәмова.jpg
Туган телдә исем Ләйсән Мөҗип кызы Мөхәррәмова
Туган 15 гыйнвар 1960(1960-01-15) (62 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре тарихчы
Җефет Наил Мөхәррәмов
Балалар улы
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2020
Татарстанның атказанган югары мәктәп хезмәткәре

Ләйсән Мөхәррәмова, Ләйсән Мөҗип кызы Мөхәррәмова (кыз фамилиясе Низамиева, 1960 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) ― сәясәт фәннәре докторы (2004), профессор, 2001 елдан Казан дәүләт медицина университетының тарих, фәлсәфә, политология һәм социология кафедрасы мөдире, беренче проректоры (белем бирү эшчәнлеге буенча проректор). Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәп хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туган. Сарман урта мәктәбенең 2 классын, Казанның 55нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган (1977).

1977―1982 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыган һәм кызыл дипломга тәмамлаган. 1985 елда философия фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

1982 елдан Казан дәүләт медицина университетында: укытучы, өлкән укытучы, доцент, 1993―1996 елларда ― контракт буена укыту деканы, 1996―1999 елларда ― контракт буена укыту һәм бюджеттан тыш эшчәнлек буенча идарә башлыгы, 2009 елдан ― үсеш программалары буенча проректор вазифаларын башкара [1].

2004 елда «Сәяси фән предметы буларак тел һәм тел мөнәсәбәтләре: теория һәм анализ методологиясе» темасына сәясәт фәннәре докторлыгына диссертация яклаган[2].

Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе: мәгариф социологиясе, медицина социологиясе, сәяси лингвистика.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Наил Мидхәт улы Мөхәррәмов (1953), КФУның массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты директоры, профессор, сәясәт фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе. Бер уллары бар[4].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]