Ленар Сафин
Ленар Сафин | |
---|---|
![]() | |
Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы | |
Вазыйфага керешкән 2020 елның 18 сентябре | |
Туган | 11 февраль 1969 (53 яшь) Арча, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Белем | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Ленар Сафин, Ленар Ринат улы Сафин (1969 елның 11 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча) — Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы (2020 елдан), ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 ел—2020 ел), юридик фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган төзүчесе (2016). КДАТУ шәрәфле профессоры (2015)[1].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1969 елның 11 февралендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1993), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КФИИ, 2009 елдан КФУ составында) (2000) тәмамлаган. Инглиз телен белә.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1993—1995 елларда — КФИИ тарих һәм хокук кафедрасы ассистенты.
1995—1998 елларда — КДУ җинаять хокукы кафедрасы өлкән укытучысы.
1998—2008 елларда — КДУ җинаять хокукы һәм криминология кафедрасы доценты.
2008—2009 елларда — «Главтатдортранс» ДУ директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары.
2009—2010 елларда — «Главтатдортранс» ДУ директоры.
2010 елның 22 апреленнән — ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры[2].
Л. Р. Сафинга каршы change.org порталында, «махсус белеме һәм юл-транспорт хуҗалыгында эшләү тәҗрибәсе булмау сәбәпле эшне оештыра алмый», дип, ТР Президентыннан Ленар Сафинны министр вазифасыннан бушатуны таләп итеп петиция куелган булган [3].
2020 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы сенаторы итеп билгеләнә[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2013 — «РФ транспортының мактаулы хезмәткәре»
- 2014 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале
- 2016 — «ТР атказанган төзүчесе»
- 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан)
- 2019 — Хөрмәт ордены (РФ)
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Өйләнгән, ике баласы бар.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сафин Ленар Ринатович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)
- Сафин Ленар Ринатович. Сайт Министерства транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан
Федераль Мәҗлестә Татарстан вәкилләре | |||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Дәүләт Думасы депутатлары ![]() ![]() |
| ||||||||||||||||
Федерация Советы әгъзалары![]() ![]() |
|
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Почетный профессор КГАСУ Сафин Ленар Ринатович. Сайт КГАСУ(рус.)
- ↑ Сафин Ленар Ринат улы. Министрлык сайты
- ↑ Ленар Сафинны вазифасыннан бушатуны таләп иткән петиция. change.org(рус.)
- ↑ Президент Татарстана назначил Ленара Сафина представителем региона в Совете Федерации.
- 11 февраль көнне туганнар
- 1969 елда туганнар
- Арча районында туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Арчада туганнар
- Министрлар
- Казан университетын тәмамлаучылар
- Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган төзүчеләре
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Хөрмәт ордены кавалерлары
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары