Казан университеты тарихы музее
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Казан университеты тарихы музее | |
---|---|
Музей икенче катта урнашкан | |
Нигезләү датасы | 1979 |
Урын | Казан, Кирмән урамы, 18, 2нче кат. |
Директор | Светлана Фролова |
Сайт | muzej-istorii-kpfu |
Казан университеты тарихы музее (рус. Музей истории Казанского университета) — Казанда 1979 елда ачылган музей.
Координатлары 55.790865, 49.121933.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музей оештыру буенча эш 1978 елда, университетның 175 еллыгын каршылаганда, КДУның 1954-1979 еллардагы ректоры М. Т. Нужин хәерхаһлыгы белән башланып китә. 1 ел 2 ай эчендә фән, мәгариф үсешенә, мәдәният, иҗтимагый фикер үсешенә һәм университет галимнәренә, укытучыларына, студентларына багышланган бай материал туплана.
Музейны тантаналы ачу 1979 елның 30 ноябрендә уздырыла. КДУның 1979-1990 еллардагы ректоры А. И. Коновалов музейны ача. Музейның беренче директоры — С. В. Писарева.
Күргәзмәләргә куелган 1,5 меңнән артык экспонат (алар арасында уникаль ядкарьләр һәм раритетлар күп, мәсәлән, профессор А. П. Норден тапшырган Н. И. Лобачевскийның шәхси мөһере һ. б.) университетның 200 еллык тарихы, университетның илнең фәнни үсешенә зур өлеш керткән фәнни мәктәпләренең казанышлары турында, университет галимнәренең Казан университетына бөтен дөньяда танылу китергән искиткеч ачышлары турында сөйли.
Университетның 200 еллыгына музей экспозицияләре яңартыла.
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музейның төп экспозициясе өчен университетның баш корпусының искиткеч бинасы — элекке университет чиркәве (Хач торгызу чиркәве) бирелә.
Музейның тарих фәннәре докторы профессор Г. Н. Вульфсон җитәкчелегендә булдырылган мемориаль комплексына XIX гасырның икенче яртысы интерьеры торгызылган университетның актлар залы, юридик факультет аудиториясе, Н. И. Лобачевский залы, күргәзмәләр залы керә. Күргәзмәләр залында 1941-1943 елларда Казанга эвакуацияләнгән ССРБ ФА академик институтлары галимнәренең Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше турында сөйләүче даими эшләүче «Фәнни оборона сызыгы» бүлеге урнашкан.
Музей урнашкан бинаның бай тарихы бар. Архитектор П. Г. Пятницкий (1788—1855) проекты буенча 1825 елда рус классицизмы стилендә төзелгән бина бер-берсеннән 30 метр ераклыкта торучы ике бинаны тоташтырып эшләнгән. Болар — XVIII гасыр ахырында Воскресенская урамының бер башында (хәзерге Кирмән урамы) төзелгән ике катлы губернатор йорты (1798 елда Беренче император ирләр гимназиясенә тапшырылган) һәм Казан вице-губернаторы, кенәз Дмитрий Василий улы Тенишев йорты. Бина соңыннан чиркәү итеп үзгәртеп корыла[1]
1917 елдан соң (1919 елның көзеннән) физик тәрбия залы, сугыш елларында Мәскәү һәм Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән ССРБ ФА хезмәткәрләре өчен тулай торак, аннан соң ике ел дәвамында Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең уку залларының берсе була.
Атнаның шимбә, якшәмбедән башка көннәрендә 10-18 сәгатьләрдә ачык. Төркемнәргә экскурсияләр түләүле. Льготалар бар. Телефоны (843) 238-15-73.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан университеты тарихы музее 2018 елның 12 май көнендә архивланган.
- Казан университеты тарихы музее КФУ рәсми сайтында
- КФУ тарихы музее Россия музейлары порталында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Казань. Церковь Воздвижения Креста Господня при Казанском императорском университете. Соборы.ру порталы (Православие архитектурасы халык каталогы) (рус.)
Казанның истәлекле урыннары | ||