Соломин-Смолин йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Соломин-Смолин йорты latin yazuında])
архитектура һәйкәле
Соломин-Смолин йорты
Шәһәр Казан
Лаихә авторы В.П. Александров (архитектор)(1873),
Ф.Р. Амлонг (1908)(архитектор)
Төзелеш 18571873 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

Соломин-Смолин йорты (икенче исеме: Укытучылар йорты) – Казан шәһәре үзәгендәге таш бина. Төп хуҗалары – В.Е. Соломин һәм В.Б. Смолин исеме белән аталып йөртә. Шәһәр архитектураы һәйкәле, Җөмһүрият күләмендәге әһәмияткә ия дәрәҗәле мәдәният мирасы ядкәре.[1] ХIХ гасыр ахырында эклектика стилендә корылган. Бауман урамы, 62 йорт, Астрономия урамы, 9 йорт кисешкән урам почмагында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соломин-Смолин йорты. Бауман урамы.

1857 елда Зур Проломная урамында Казан җәмгыять банкы директоры, 2 нче гилдия сәүдәгәр Василий Ефим улы Соломин өчен салынган бина. 1873 елда архитектор В.П. Александров бинаны яңартып төзи, Астрономия урамындагы бинаны да кушып, зурайта.

1861-1874 елларда биредә шәһәрдә иң зур прәннек пешерү цехы урнаша. Еллык акча әйләнеше 27 мең сум тәшкил итә. Соңрак биредә Остерман кибетләре ачыла. 1908 елда «Урания» синематографы эшли. архитектор Ф.Р. Амлонг бинада төзелеш конторы тота. Ул ук В.В. Образцов (курчак театры режиссёры Сергей Образцовның нәсел башы) өчен «Chat noir» (тат. Кара мәче) миниатюралар театры ача.

Октябрь инкыйлабыннан соң «Яңа тормыш» эшчеләр клубы (1918), Зиновьев исемендәге клуб (1940), соңрак М. Горький исемендәге мәдәният йорты урнаша.

2001 елда «Казанның тарихи үзәген саклау федераль программасы» нигезендә[2] Профсоюзлар урамындагы синагога бинасыннан «Мәгариф хезмәткәрләре йорты» («Укытучылар йорты») күчерелә.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эклектика стилендә салынган бина. Фасадтан чыгып торучы өлеше - ризалит (итал. risalita) бар. Барокко стилендә эшләнгән кәрниз, авыш түбә тәрәзәсе - люкарна (фр. lucarne, латинча «lux» («яктылык») сүзеннән) белән бизәлгән. Астрономическая урамына чыгучы фасадының уртасында бизәү колонналары - пилястралары һәм кәрниз өстендә парапет дивары – аттика бар. Балконы, түбәсендә чатыры булган йорт.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана.- Казан, 2001.- Т.2.- .146-149 бит

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йорт фотосурәте 2016 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.

Бауман урамындагы фасадының фотосурәте

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. постановление Главы администрации г. Казани от 03.02.1997 № 138
  2. Республика Татарстан, 152 сан, 01.08.2002(үле сылтама)
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани